Казан шәһәренең Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 номерлы гимназия каршында оешкан “Ләйсән” балалар ансамбле үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды.
Бәйрәм концертына җыелган мәртәбәле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар ансамбльне ихластан котлап җылы сүзләрен кызганмыйча матур теләкләрен җиткерделәр.
Концерт программасында репертуарда тупланган иң матур, иң уңышлы дип саналган җырлар яңгырады: “Иртәнге нур”, “Гол-футбол”, “Ләйсән”, “Тынычлык җыры” һ.б. Алып баручылар кыскача “Ләйсән” тарихы белән дә таныштыра бардылар.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Булат Ибраһимов фотолары