tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Камалиева: «Дөрес юлда икәнемне тоям»
Лилия Камалиева: «Дөрес юлда икәнемне тоям»

Лилия Камалиева: «Дөрес юлда икәнемне тоям»

Театр артистының бәхете – аның рольләрендә дисәм, һич ялгышмам.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Лилия Камалиева бу яктан бик бәхетле. Мин шәхсән аның Рөкыя, Заһидә Тинчурина образларына гашыйк булган идем. Ә бу санда сезне үзе белән якыннан таныштырырмын.

«СИҢА АКТРИСА БУЛЫРГА КИРӘК БИТ!»

Лилия белән очрашуыбыз театрның җәйге ялга чыккан вакытына туры килде. Шуңа күрә сүзебез дә шуннан башланды.

– Мин быел ялга аеруча рәхәт ару хисләре белән чыктым, чөнки бу сезон рольләргә бай булды – «Таһир-Зөһрә», «Туган-тумача», «Хыялга бер адым», «Бәхет хакы» «Стоп, кода! Туй була!» спектакльләрендә уйнадым. Гомумән, театрдан кайтып та кермәдем дияргә була. Мондый ажиотаж буласын алдан белмәгәч, әле мәктәпкә балалар укытырга да кереп караган идем. Ләкин укыту минеке түгел икәнен аңлагач киттем. Ә ялларны без гаилә белән сәяхәттә үткәрергә яратабыз. Грузиягә бару хыялы белән янып йөрибез.

– Лилия, театр дөньясына ничек килеп кердең?

– Мин тумышым белән Сарман районы Александровка авылыннан. Җәлил бистәсендә музыка мәктәбендә фортепиано классын тәмамладым. Әтием иҗади кеше – электән гармуннар төзәтә, шуңа мин милли көйләр ишетеп үстем. Үземнең дә бу юлдан китәсем көн кебек ачык иде. Әнием исә җырлар, шигырьләр яза, ул иҗат иткән җырларны Габделфәт Сафин, Рәфинә Ганиуллина кебек җырчылар башкара.

Иҗатка бию аша кердем дисәм дә була: дүртенче сыйныфта мәктәптән кайткач гел бии идем. Үземне киләчәктә биюче итеп күрдем, үсә төшкәч җырга бирелдем. Берсендә Сарманда Хәйдәр Бигичев исемендәге бәйгедә, жюрида утырган Зөһрә Сәхәбиева миңа: «Сиңа актриса булырга кирәк бит!» – диде. Аның сүзе миңа канатлар куйды, телевизорда спектакльләр карап барсам да, актёр һөнәре бар икәнен белми идем.

– Һәм син туры театр училищесына бардыңмы?

– Мин ике мәгънәдә дә театр училищесының ишеген ачып карадым. Ләкин, 11 сыйныфны тәмамлап килгәнгәме, анда йөгерешкән студентлар миңа бәләкәй булып тоелды – ишекне кире яптым. Ә менә үземә якын мохитне Казан дәүләт мәдәният институтында таптым. Анда без Ренат Әюпов белән Лилия Низамиева курсында укыдык. Студент вакытта Кариев театрында эшли дә башладык. Минем иң беренче ролем – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»та – Зөһрә роле.

– Аңлавымча, Кариев театрында озак эшләмәгәнсең?

– Мине Ренат абый чакырган иде чакыруын, әмма туган ягыма якынрак дип Әлмәт театрына кайтып киттем. Ай ярым анда эшләгәч, күңел кире Казанга тартты. Без, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов һәм мин, укып бетергәч, Тинчурин театрының ул вакыттагы баш режиссёры Рәшид Муллагали улына (Заһидуллин – Авт.) килгән идек. Аны театрга актёрларны бик алмый дигән сүзләр йөргәч, төрлебез төрле якка таралыштык. Сезон башлану алдыннан Ландыш белән Айдар режиссёр янына килеп сөйләшкән. Нәтиҗәдә режиссёр аларны алганын белгәч, Рәшид абыйга шалтыраттым. Кайдан батырлык тапканмындыр?! Шулай итеп, мин 2016 елда Тинчурин театрында эшли башладым.

– Килгәч тә рольләрең булдымы?

– Ул Айдар белән мине «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленә алды. Резедә Сәләхова бәби ялына киткәч, «Төш»тәге роленә мин алындым. Рәшид абый безгә укытучы кебек иде: аның белән үз эчеңдә казынырга, үзеңдә булган-булмаган холкыңны чыгарырга туры килә иде. Ул актёрны тикшерү өчен каршылыклы рольләр бирә – бу артистны үстерә дип уйлыйм. Мин актёрдагы универсальлеккә сокланам. Бүген ул матур кызны, иртәгә әбине уйный, өченче көнне начар холыклы кеше булырга мөмкин. Үзем дә шундый актёр дип өметләнәм инде. (Көлә).

«БИЮ МЕДИТАЦИЯ КЕБЕК»

– Кечкенә Лилия биюче булырга хыялланган иде бит, ул теләгеңне нишләттең?

– Театр бу хыялымны да чынга ашырырга мөмкинлек бирде. «Хыялый» спектакленә режиссёр Илшат Мөхетдинов мине биюче кыз роленә алды. Ә бию миңа медитация кебек. Балачактагы чынга ашып бетмәгән хыялым булгангамы, төрле чараларда биергә чакырсалар, ризалашам.

«ИРЕМ БЕЛӘН ДҮРТ ЕЛ КАРАШЫП КЫНА ЙӨРДЕК»

– Белгәнемчә, синең ирең дә Тинчурин театрында эшли. Ничек танышып, кавышканыгызны сөйлә әле.

– Дмитрий – театр оркестрында гитарист. Безнең күзләр «Алай түгел, болай ул» спектаклен куйганда очрашкан иде – дүрт ел буе сөйләшүебез «сәлам», «сау бул»дан узмады. Дөресен әйткәндә, мин аны өйләнгән дип йөрдем. Әмма күзләрем гел анда иде… Дима милләте буенча – рус. Аның мине ошатканын кешеләр аша белгәч, милләте турында уйланып куя идем инде. Вакыт узганнан соң, мин аңа карап чын ир-ат нинди булырга тиеш икәнен чамаладым. Шуңадырмы, аның янында гел каушый идем. Берсендә аның белән юлыбыз кисешкәндә, алдында абынып ук егылдым! Әйтәм бит, аны күргән саен әллә нишли идем. Тора-бара күңелдә гаилә кору теләге уянды. Мин Димага беренче яза башладым. Ә ул мине «дусларча гына язадыр, Лилия – актриса, ә мин гади музыкант кына» дип уйлаган икән. Озак сузмыйча туй үткәрдек, авылда никах укыттык. Без хәзер дә күбрәк сәхнәдә очрашабыз инде, аларның да концертлары күп, безнең дә премьералар. Кызыбыз Диана сәхнә артында үсә. (Көлә).

РӨКЫЯ ОБРАЗЫ ТУРЫНДА

– Рольләргә килгәндә, «Җилкәнсезләр»дә телсез Рөкыя образыңа сокланып кайткан идем!

– Әлеге спектакль мин декретта вакытта чыкты. Рөкыяны Венера Низамова уйнаган иде. Миңа сурдотәрҗемәне бер ханым видео аша өйрәтте, һәр фраза «әйтелешен» күрсәтте. Башта әлеге телне өйрәнү авыр булды, билгеле. Әле сиңа фразаны гына түгел, нәрсә күрсәтәсеңне дә белергә кирәк. Холкы да бар Рөкыяның. Мин хәтта аның кайбер якларын үземә охшата идем.

– Әлеге спектакль – интерактив, тамашачы актёрдан кул сузымында гына утыра. Мондый форматтагы спектакльдә уйнау авырмы?

– Анда мин ютәлләгән кешене дә ишетәм, әмма шул ук вакытта образны сакларга тырышам. Аннары, макияжны да алдан уйларга кирәк. Гадәттә, залдагы тамашачыга уйнаганда, күренсен өчен күзләрне буйыйсың, ә монда ул артык чуар булмаска һәм заманасына да туры килергә тиеш. Спектакльдә кычкырып сөйләшә алмагач, тамашачы колакчынындагы тәрҗемәне дә ишетәм – авыр ягы шул гына.

фото: театрның матбугат хезмәте

ЗАҺИДӘ ТИНЧУРИНА ТУРЫНДА

– «Хыялга бер адым»да Заһидә Тинчуринаны уйныйсың. Бу рольгә дә тукталыйк әле?

– Заһидә роленә алыну минем өчен икеләтә җаваплы булды, чөнки аның шәхесе белән мин язмалар аша гына таныш. Ә ул татар халкына билгеле исем. Дөресен әйткәндә, мин спектакльдә аңа охшау максатын куймадым, иллегә илле булгандыр – үземнән дә күпмедер өлешне бирдем. Заһидә белән Кәрим Тинчуриннарны, образлы әйткәндә, агач кебек күзаллыйм: тамырлары – аның хатыны (без аны күрмибез), ә агачы инде – Кәрим үзе. Заһидә аның тормышында аны аңлавы, таяныч булуы белән зур роль үтәгәндер.

фото: театрның матбугат хезмәте

«ТУЙ КҮЛМӘГЕН ҮЗЕМ ТЕКТЕМ»

– Театрдан тыш ниләр белән шөгыльләнәсең, Лилия?

– Мин кул эшләре белән кызыксынам, гел яңа эшләнмәләр ясарга яратам. Туй күлмәген үзем тектем. Ирем: «Сатып кына алыйк», – дисә дә, минем махсус үзем өчен күлмәк тегәсем килде. Финанс ягыннан сатып алуга караганда очсызрак чыкты димәс идем. Мин аны кызым үскәч, аңа күрсәтергә телим. Ул бик матур килеп чыкты, мине күргәч Диманың да күңеле тулган иде…

– Күңелле әңгәмә өчен рәхмәт, Лилия! Рәхәт яллар һәм тагын да күп рольләр телим сиңа!

фото: Фирүзә Вәлиева

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*