«ТЭФИ», «Овация» премияләре иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифулина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.
«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», – диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме – бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», – диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.
- Лина (чын исеме Линура) Арифулина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары – «Фабрика звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы.
Зилә Мөбәрәкшина