
Оешма җитәкчесе Ринат Ахунов башта «Идел» оешмасының тарихы, эшчәнлеге белән таныштырган. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Л. Кутуева котлап, теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткергән.
Актив эшләгән татарларыбызга конгрессның медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган. Конгрессның медаленә Мидхәт Сатданов, Фәимә Турлая, Илдар Галиханов, Рәхмәт хатларына Фәнүзә Ахунова, Минхаят Гимальдинова, Алсу Малниеце, Нәфисә Бирска, Ринат Фәизов лаек булган. Гөлшат Имамиеваның жырларына кушылып җырлаганнар, биегәннәр, бәйрәм иткәннәр.