tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Люция Фаршатова: «Бәгырьгә сеңгән журналист хезмәте»
Люция Фаршатова: «Бәгырьгә сеңгән журналист хезмәте»

Люция Фаршатова: «Бәгырьгә сеңгән журналист хезмәте»

Ни гаҗәп, инде лаеклы ялга киткәненә шактый вакыт үтсә дә, хезмәттәшебез Люция Фаршатованы әле һаман шалтыратып сорыйлар. Гаҗәпләнерлек түгел инде анысы. Люция ханым 31 ел буена «Ватаным Татарстан» тормышының үзәгендә, социаль мәсьәләләр һәм хатлар бүлегендә кайнады бит. Көн кадагындагы язмаларның номер саен чыгып баруы бер хәл,  һәркемнең аңа эше төште, ә ул, йөгерә-йөгерә, түрәләрнең ишекләрен шакый-шакый ярдәм итте.

Эшен дә бәяләделәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек булды, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән дә бүләкләнде. Хәер, андый бүләкләрен санап бетерә торган да түгел аның.  70 яшьлек юбилее уңаеннан рәхәтләнеп, үткәннәрне искә төшереп, бер гәпләшеп утырдык әле. Лаеклы ялда ял итүләр ничегрәк икән, дигән сорауга җавап эзләдек.

– Люция ханым, кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләр белән сөйләшә башласак, сүзебез гел «Ватаным»га күчә, дип күп тапкыр әйткәнегез бар. Ниләр турында сөйләшәсез?

– Бәгырьгә сеңгән журналист хезмәте, лаеклы ялда булсак та, безнең яшәү  рәвешенә әйләнгән инде ул. Беренче чиратта, әлбәттә инде, бергә эшләгән хезмәттәшләрне искә алабыз. Исән-саулармы, ничек яшәп, ниләр майтарып яталар? Бакыйлыкка күчкәннәренең туганнары ни хәлдә? Үз редакциябездә, күрше басмаларда булган төрле кызыклы хәлләрне, вакыйгаларны искә  төшереп көлешәбез, моңсуланабыз да. Күп кенә басмалар урнашкан бинада барыбыз бер гаилә кебек яшәдек-эшләдек бит без. Бер чорда аралашып яшәгән каләмдәшләр, танышлар гел күз алдында. Республиканың Журналистлар берлегендә дә эшләгән кеше буларак, мин әле дә бик күпләр белән аралашып яшим. Юк-юкта «Татмедиа»дан да ветеран журналистлар турында берәр  белешмә, йә телефон номерын сорап шалтыраталар. Районнардагы танышлар аша белешеп булса да, ярдәм итәргә тырышам. Ә язма матбугатка килгәндә, һаман да шул тираж мәсьәләсе борчый инде безне. Әмма мин басма матбугатка ихтыяҗ бервакытта да бетмәс дип ышанам. Тарих кабатлана бит ул.

– Бүген «Ватаным» дилбегәсен тартып баручы хезмәттәшләрегезгә дә әйтер сүзегез бардыр, мөгаен.

– Без әле дә яраткан газетабыз белән бер сулышта яшәргә тырышабыз, диясе килә… Безгә алмашка килгән яшьләр үзләре урта буынга әверелеп бара. Редакциягә тагын да яшьрәкләр килде. Барысы да талантлылар, белемлеләр. Шөкер, телләре дә камил, бай. Әмма, камиллеккә чикләр юк, диләр бит. Замана тизлек, җитезлек һәм кыскалык таләп итү сәбәпле, аңлыйм, аларга җиңел түгелдер. Вакыт та җитеп бетмидер. Әмма барыбер һәммәсенә дә зирәклек, кыюлык, кайбер проблемаларның төбенә тоз коеп язу өчен теманы кат-кат һәм кайта-кайта өйрәнүләрен телим. Яшьләр хәзер замана технологияләреннән, интернет мөмкинлекләреннән бик оста файдалана. Бу осталык кешелек, милләтебез файдасына хезмәт итсен иде. Редакциябезнең бүгенге журналистлары 106 еллык тарихы булган газетаның, исемнәре Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән язылган каләмдәшләренең дәвамчылары булуларын бер генә минутка да онытмасыннар, алар тудырган традицияләргә тугры булсыннар иде.

– Авылда яшәгәч, газета белән көндәлек танышып барырга җай чыгамы?

– Ни кызганыч, бүген Россиядә почта хезмәте җан тәслим кылып ята. Казанга терәлеп торган Биектау районында да шул ук хәл. Без Өбрәдә яши башлаган 2000 нче еллар башында 67 хуҗалык булган авылда «ВТ»ны алдыручылар гына да 22  йорт иде. Хәзер, дистә елга якын хат ташучы булмау сәбәпле, берәү дә юк. Газеталарны көндәлек укып бармагач, әллә ни кызыгы калмый шул инде. Шуңа күрә «ВТ»ны гына түгел, башка газета-журналларны да яздырмыйлар. Ике-өч йортта район газетасын, бер-ике шәхси газетаны укыйлар бугай. Казанга, Биектауга терәлеп торгач, авылда яшьләр юк, дип булмый. Йөреп эшлиләр. Тик бу буын телефонга береккән, бар кирәкле мәгълүматны социаль челтәрләрдән таба, укый.

–  Лаеклы ялга чыккач, газета-журналлар укыйсы киләме ул? Әллә инде диванга кырын ятып, телевизор карау рәхәтрәкме?

– Укырга бик яратам мин. Дөрес, күп кенә газета-журналлар белән сайтлар аша, «ВКонтакте» челтәрендә, телеграм-каналда танышып барам. Вакыты-вакыты белән Казанда да яшәп алабыз без. Шәһәрдә дә шул ук хат ташучы проблемасы икән. Еш кына газеталар 2–3 көнгә соңарып килә. Диванга ятып, телевизор карамыйм, ә газета-журнал укудан тәм табам. Шуңа да күп очракта сатып алам. Әмма соңгы вакытта ул да проблемага әйләнде: якындагы киоскны ни сәбәпледер ябып куйдылар.

– Өбрә авылы кешеләре элегрәк, «Ватаным»да эшләүче кеше буларак, гозерләре белән гел сезнең янга киләләр иде. Хәзер дә шулаймы?

– Ни гаҗәп, газета яздырмасалар да, гозерләр кимеми. Хәтта күрше авыллардан да мөрәҗәгать итәләр. Казандагы туганнары, танышларының проблемаларын хәл итүдә дә булышуымны сорыйлар. Кайбер очракларда җитәкчеләргә дә, газеталарга, ТВ каналларына да мөрәҗәгать итәм. Шөкер, яшь коллегаларым мине хәтерлиләр әле, сүземне тыңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар.

— Сез – татар теле, татар дөньясы, дип, янып-көеп йөрүче кешеләрнең берсе. Ни кызганыч, күп вакытта нәкъ шундыйларның оныкларында ук көймә комга терәлә. Сездә хәлләр ничек?

– Безнең балалар – кызыбыз да, улыбыз да (рухы шат, урыны җәннәттә булсын)  заманында үзләре теләп татар гимназиясендә, татар-төрек лицеенда укыдылар.  Улыбызның улы-кызы да үзе белем алган татар гимназиясендә (тик күп кенә Казан мәктәпләрендәге кебек бераз мохите генә саклана бугай инде) укыйлар. Алиябез быел КФУның педагогика юнәлеше буенча татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керде. Әмма, ни кызганыч, аларны газета-журнал күп укыйлар, дип мактана алмыйм. Телефонда гына укыйлар. Хәзер мәктәпләрдә дә бик таләп итмиләр бугай. Укытучылар өйгә эшләрне дә телефон аша гына бирә бит. Шуңамы, күбрәк гаджетларга береккәннәр. Балаларны аннан аеру өчен нидер уйлап табарга кирәктер инде. Тик нәрсә ул? Беркем дә җавап бирә алмый.

– Туган якларга кайтып йөрергә, туганнар белән аралашырга вакыт бармы? Мамадыш үз кызын онытмый дип беләм.

– Туганнар, туган яклар белән гел элемтәдә, шөкер. Якташлар онытмый. Казанда, районда булган чараларга да һәрдаим зурлап чакырып торалар. Бик зур рәхмәт үзләренә. Эшләре һәрчак уң булсын. Сезгә дә уңышлар гына телим. «Ватаным Татарстан» һәрвакыттагыча  татар халкы өчен маяк булудан туктамасын.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*