tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды
Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды

Мачаклыбаш авылының 105 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды

Кояшлы, ямьле якшәмбе көнендә кечкенә генә Мачаклыбаш авылы “бәйрәм күлмәген” киде. Авылның юбилей бәйрәменә җитәкчеләр, авылдашлар, кунаклар агылды. Бу бәйрәм бик яхшы әзерлек белән үтте. Ул җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, шигырь, җыр язучылар. Санап та бетерерлек түгел.

Шуларны барлап, тәртипкә салып, туган авылының юбилеен зурлап уздыру өчен көн-төн чабучы, әлбәттә, Флера Исламова. Бәйрәмне оештыруда – аның уң кулы – Розалия Хәбибуллина. Аның мондый бәйрәмнәрне беренче генә оештыруы түгел инде. Ләкин Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева, ветераннар советы рәисе Галия Хәева, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләреннән башка бәйрәмне бу кадәр югары дәрәҗәдә  оештырып булмас иде.

Килгән кунакларның да кәефләр яхшы: төрле-төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар-биеделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңыннан табыннарында сыйланып, өйләренә таралыштылар. Бәйрәм табыны сые һәркемгә дә җитте. Кечкенә авылларда шундый матур бәйрәмнәр узу – куанычлы вакыйга.  Афәрин!

Илүзә Миргасимова

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*