tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махачкалада «Йортыбызга бәрәкәт иңсен» дигән Динара форум ачылды
Махачкалада «Йортыбызга бәрәкәт иңсен» дигән Динара форум ачылды

Махачкалада «Йортыбызга бәрәкәт иңсен» дигән Динара форум ачылды

Кичә Махачкалада «Йортыбызга бәрәкәт иңсен» дигән Динара форум ачылды. Аның эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Форумның эше «Бердәмлек һәм иминлек», «Үсештәге төбәк», «Ныклы гаилә – сәламәт җәмгыять нигезе», «Социаль теләктәшлек һәм гуманитар ярдәм» һәм «Исламда ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт» дип аталган биш секциягә корылган. Әлеге секцияләрдә катнашучылар экстремизмга һәм радикализмга каршы тору, исламда көчләүгә һәм түземсезлеккә каршы булган хакыйкый кыйммәтләргә иярү, яшьләр проблемалары, Исламда гаиләнең роле, хәйрия фондларының гуманитар ярдәмдә катнашуы, Ватанны яратуның мөһимлеген исбатлаучы тарихи фактлар, махсус хәрби операциядә катнашуның җаваплылыгы турында фикер алыша.

Камил хәзрәт, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап: «Аллаһы Тәгалә дөньяны парлы итеп: төн белән көнне, кыш белән җәйне, ир белән хатынны яраткан. Ир-ат һәм хатын-кыз – никахлашу, бер-береңне ярату һәм хөрмәтләү, нәселне дәвам итү өчен яратылган. Шуңа күрә олы гыйбадәтләрнең берсе булып никах тора”, – диде. Ул шулай ук барлык дин әһелләрен бергәләшеп гаилә кыйммәтләрен якларга чакырды.

Форум кысаларында шулай ук Махачкаланың үзәк мәйданында җәмәгать белән ахшам намазы укылачак, аннан соң сәхнәдә Мәүлид кичәсе узачак.

Форумны Дагыстан мөфтияте һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды оештырды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*