tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Махсус хәрби операция батыры Актанышта Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде
Махсус хәрби операция батыры Актанышта Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде

Махсус хәрби операция батыры Актанышта Җиңү бәйрәмендә машиналар парадын җитәкләде

Такталачык җирлегендәге Җиңү бәйрәме Бөек Ватан сугышы втераннары белән бергә хәзерге заман геройларын да хөрмәтләделәр. Махсус хәрби операция батырлары Илзар Сәрвәретдинов белән Айдар Әдиятуллин Җиңү бәйрәмен оештыруда да катнаштылар.

Такталачык, Түмерҗә, Әҗмәт авылы халкы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митингка фронтовикларның батырлыгы алдында баш ию һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләргә җыелды. Махсус  хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен көрәшүче Илзар Сәрвәретдинов һәм Айдар Әдиятуллин бәйрәмнең төп фигуралары булдылар.  

Хәтер “ГАЗеле”

Махсус  хәрби операция ветераны Илзар Сәрвәретдинов үз автомобилен чорлар бәйләнеше символына әйләндергән. «Газеле»н Георгий ленталары һәм фронт фотосурәтләре белән бизәп, ул автопарад оештыруда башлап йөри, машинасының арбасына тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын, махсус  хәрби операция ветераны Айдар Әдиятуллинны, авылда яшәүче махсус  хәрби операция ветераннарының әти-әниләрен, мәктәп укучыларын утырткан.

Минем өчен Җиңү Көне- Изге бәйрәм. Үзем сугыш уты аша узгач, бабаларыбызның тынычлык өчен нинди бәя түләгәннәрен аңлыйм”, – дип сөйли Илзар.

Аның сугышчан юлы мобилизациянең беренче көннәреннән үк башлана. Донецкта хезмәт итү, Нитайлово авылы янындагы штурм вакытында пуля һөҗүменнән яралану, яңадан аякка басу — болар барысы да аның характерын чыныктыра. Әлегә Илзар өйдә, туган як җылысыннан тернәкләнә, вакытлыча өйдә булганда, ул әнисе Гөлнурга ярдәм итә һәм яңа сынауларга әзерләнә.

Һәр сугышчының исән-сау әйләнеп кайтуын телим. Ә Җиңү көнен без барлык авылдашларның күңелендә мәңгегнә истә калырлык һәм матур итеп оештырырга тырыштык. Минемчә, уйлаган уйларыбыз тормышка ашты!-  дип ассызыклады ветеран.

Рәсемдә: Такталачыкта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәменнән мизгелләр, Илзар Сәрвәретдинов Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев белән.

Ләйсән Газизова фотосы.  

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*