Махсус хәрби операциядә булган егетләргә пилмән ясыйлар в Яңалыклар, Слайдер, Милли тормыш, Төп яңалыклар, Кайсыгызның кулы җылы, 13.12.2024 0 19 Ике көн рәттән, хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә җибәрү өчен, Теләче районының Алан мәдәният йортында авыл халкы пилмән ясый. – Ризыкларыбыз батыр якташларыбызның тәннәренә сихәт, җаннарына шифа, күңелләренә дәва бирсә иде, тиз көннәрдән өйләренә әйләнеп кайтырга язсын аларга, – дигән теләкләрен җиткерделәр барлык килгән апалар. Әлеге күмәк эшкә өлеше кергән барлык аланлыларга бик зур рәхмәт! Чыганак: tulachi.ru 2024-12-13 Айзиля Абдрахманова