tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Максат»тан яңа максатлар белән
«Максат»тан яңа максатлар белән

«Максат»тан яңа максатлар белән

Узган елның декабрь аенда Казанның «Идел» яшьләр үзәге территориясендә XVI «Максат» татар яшьләре лидеры мәктәбе форумы узды. Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе активист­касы буларак, әлеге файдалы һәм әһәмиятле форумда миңа да катнашу бәхете елмайды.

Татар яшьләре арасында лидерлык сыйфатларын һәм актив тормыш пози­циясен үстерүгә юнәлдерелгән “Максат” мәктәбе программасына ораторлык оста­лыгы, имидж һәм абруй буенча тренинглар, «Дәүләт» интерактив уены, татар халкының югары мәдәнияте турында лекцияләр, проект интенсивлары, шулай ук үз уңыш тарихлары белән уртаклаш­кан танылган кешеләр белән очрашу­лар кертелгән иде. Форум кысаларында, аның катнашучыларына яшьләр инициа­тивасы турында булган «Идел: уңыш һәм мөмкинлекләр тарихы» исемле кыска метражлы мотивацион фильмның пре­мьерасында булу бәхете дә елмайды.

«Максат» татар яшьләре лидеры мәктәбендә катнашу миңа күнекмә- ләремне үстерү генә түгел, фикердәшләр табу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Шушы форум, аның программасы һәм бу көннәрдә мине чолгап алган кешеләр ярдәмендә үзем өчен берничә мак сат куйдым. Аллаһы боерса, аларны киләчәктә үземне үстерү һәм автономия- безне алга илтүдә кулланачакмын, дип өметләнәм. Форсаттан файдаланып, «Идел» яшьләр үзәге каршындагы «Максат» татар лидеры мәктәбен оештыручыларга шундый кирәкле, күңелгә ятышлы һәм нәтиҗәле чара, ә үзебезнең татар автономиясенә анда бару мөмкинлеге тудырганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ихластан Яңа ел белән котлап, һәркемгә якты көннәр, матур тор- мыш һәм барлык хыялларыгызның чынга ашуын телим!

Динара Юсипова

Түбән Новгород.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*