Өлкәбезнең мәдәният һәм мәгарифендә лаеклы урын алып торган Гөлшат Касыймова тиздән 60 яшьлек юбилеен каршылый.
«Мин озак яшәү программасы белән яшим, яшүсмер кызыбыз бар, аны күтәрергә кирәк. Сабан туенда 22 тапкыр гер күтәрдем. Мин таза була алмыйм, мин актив, яшь, энергияле булырга тиеш. Бала – зур җаваплылык!» – дип башлады сүзен Гөлшат Зиннәт кызы.
Әйе, ул гомере буе үзен тонуста тота кебек. Аяк атлый башлауга музыкаль гаиләдә үскән бала сәхнәгә тиз менә. Беренче класска укырга кергәч, ул елны авылларына эшкә килгән мәдәният белгече Әхтәм Назыров концерт төркеме оештыра. Кечкенә Гөлшатка рус халык биюен өйрәтә. Тагын да алып баручы вазифасы да йөкләнә аңа. Төрле район авылларында концерт куеп йөриләр. Бу эш мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итә. Балалар төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр, конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Сигез класстан соң Тубыл педучилищесына укырга килгән яшүсмер хор төркеменә йөри. Авыл баласы фортепианода рәхәтләнеп уйный. Әле ул спортчы да: йөгерә, чаңгыда оста йөри. Бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Гөлшат өчен педучилище 15 яшьлеген Тубылда каршылавы белән дә истә кала әле. Тагын да тулай торакта урын җитмәгәнгә, аларның диктантларына «2»ле билгесе куйган Төмәндәге педучилище директорына да бик ачуы килә аның.
1983 елда Төмәннең Лесобаза районындагы 28 нче мәктәбенә эшләргә килә. Параллель класслардан татар балаларын җыеп, алар өчен түләүсез түгәрәк оештыра – татар теле өйрәтә. Татарлыгы җанына сеңгән яшь белгечнең туган теле өчен борчылуы, халкына хезмәт итәргә омтылуы шунда башлана. Диләрә исемле укучысының теләп өйрәнеп, үз телен яратып Төмән дәүләт университетының татар бүлегенә югары белем алырга керүе белән Гөлшат Зиннәт кызы чиксез горурлана. Аның Каскарадагы «Дуслык» ансамбленең җитәкчесе Фәрид Әсхәров кызы булуын соңыннан гына белә.
Аннары өлкә татар хәрәкәте активистлары аны Кырынкүл авылы мәктәбе каршына алып киләләр. Аның сигезьеллык татар мәктәбен җитәкләргә алынуын сорыйлар. Җимерек хәлдәге бу бинага карап, әлбәттә, Гөлшат Касыймова тиз арада тәкъдимнәрен кире кага. Рифхәт Насыйбуллинның: «Үзең түрә булып алсаң, барысын да алырсың, ишекләрен дә алыштырырсың, мичләрен дә яңартырсың», – дигән киңәшенә карап, 28 яшьлек яшь кыз җитәкчелек эшенә алына. Исемлектәге 3 өстәл һәм 3 урындыкны кул куеп кабул итә ул. 2 атна эчендә мәктәп ачыла: коллектив җыела, төзәтелә, буяла, ясала, кирәге алына. Күмер белән ягылган мичләр җимерелеп, бина электр белән җылына башлый. Гөрләп үткән 8,5 ел сизелми дә кала. Мәгариф системасында уңышлары белән шактый алга күтәреләләр. Бала белән декрет ялында булган Гөлшат Зиннәт кызын Төмән шәһәре башлыгы урынбасары Наталья Шевчик чакыра. «Ике атна эчендә мәктәп ачкан, урланмый торган Гөлшат Туйчикованы табып китерегез миңа», – ди хакимият вәкиле. Татар мәдәният үзәге ачылуын хәбәр итеп, аның директоры булуын сорый. «Муеныма яңа камыт кидерделәр, – дип искә ала Гөлшат ханым ул көннәрне. – Банкротлашкан тире-мех фабрикасының ташландык клубының тәрәзәләре ватык, чүп тулган, куркыныч хәлдә, утырырга урындык та юк. 6 кешене эшкә алдык. Носилка белән үзебез икенче каттан чүп ташыдык, ике КамАЗга төядек».
Тормышларын кызлары Адилә үзгәртә. Кызлары тугач, яшь әни эшеннән китеп, барлык күңел җылысын, мәхәббәтен аңа бирә. Аңа үзенчәлекле тәрбия бирергә тырышалар: 3,8 яшендә сабый укырга өйрәнә, 5 яшенә кадәр телевизорның да нәрсә икәнлеген белми. 11 яшендә генә беренче смартфонлы була. Хәзер 9нчы класс укучысы – мәктәпнең горурлыгы, халыкара олимпиада җиңүчесе.
Гөлшат Зиннәт кызының укытучы булып класска кергән көнгә дә 41 ел үтеп киткән. Һәм менә шунда ул Төмән педучилищесы директорына биргән вәгъдәсен – шәһәргә кайтып уңышларга ирешәчәген искә төшерде.
Илебезнең танылган мәдәният эшлеклесе Җәгъфәр Әбүзәр улы белән бергә яшәүләренә дә 25 ел була икән инде. Адилә үскән арада тормыш иптәше белән алар төрле авылларда яшәп, татар мәдәниятен үстерүгә чиксез өлеш кертәләр. 24 яшендә танылган җәмәгать эшлеклесе Сәгыйдә Хәйруллина чакырган «Дуслык» халык җыр ансамбленә 14 ел йөри, аннары «Саз», «Пышны» фольклор ансамбльләре белән ил буенча танылу алалар.
Гөлшат ханым әле үрдәк-тавыклары турында да яратып сөйләп алды. Авыл кешесе буларак, озак еллар сарыклар асраулары да мәгълүм. «Тегүгә, чәчәкләргә мәхәббәт, максатларның амбициозлыгы – болар барысы да ата-анадан», – ди үзе. Аның курасында һәр җирдә яраннар чәчәк аталар.
Тагын да Гөлшат Касыймованың ике югары уку йорты дипломы барын, аның филолог һәм журналист булуын, 8 еллап КПРФ сафларында хезмәт итүен, 54 яшендә машина йөртү таныклыгын да алуын язып китик. Тагын да 3 ел Наил Алан җитәкләгән «Дусларга сукмак» татар радиотапшырулары редакциясендә тәрҗемәче булып та эшләп алды әле.
Үзе ул, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, улы Идриснең чит илдә ислам югары уку йортында укып кызыл диплом алуы, менә инде 3 елдан бирле Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә имам вазифасын башкаруын горурлык дип саный. Дин юлына аяк басуына да баласы сәбәпче. Тагын да туган сеңелләре: җырчы, тамада Гүзәл Мәчитова, татар теле буенча олимпиадада уңышлы катнашкан Альбина Әхәтова, «Себер йолдызы» конкурсында призлы урын яулаган Руфина Туйчикова өчен дә шатлана.
33 ел буе «Яңарыш»та эшләвемдә дә аның катнашы бар – мин бик рәхмәтле! Гомумән, Касыймовлар гаиләсе турында яраткан газеталары битләреннән укып белеп торалар өлкәбез татарлары. Кая гына барсалар да, «беләбез сезнең турыда, «Яңарыш»та язып кына торалар», дип куандыралар үзләрен. «Шуңа да, кайберәүләр сораша башласалар, «Яңарыш» укыгыз, дип кенә җавап бирәм», – ди актив ханым.
Казанда да көтеп алынган кунак алар: танылган татар шагыйрь-язучыларын, композитор-мәдәният белгечләрен якыннан беләләр, аралашып яшиләр. ТНВ каналы тапшыруларында, бәйгеләрдә катнашып торалар.
Тормышның тәмен тоеп, матурлыгын күреп яши торган, алдына куйган максатка тапталган юлдан түгел, ә киртәләр аша барырга яраткан Гөлшат Касыймованың хыяллары зурдан әле. «Мин – Төмән кешесе», – ди ул үзе һәм гомере буе туган җире, халкы, мәдәнияте, мәгарифе өчен көеп, янып яши.
Гөлнур ВӘЛИЕВА