Киров өлкәсе 
Рашид Гафиулла улы Малмыж районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән патриоты. Озын гына хезмәт юлы дәверендә тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен Малмыж районы, Киров өлкәсе һәм Россия Федерациясе тарафыннан Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, аның фоторәсеме берничә тапкыр Мактау тактасын бизәгән, Киров өлкәсе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исемнәренә лаек булган.



 
					
				