Өлкәбезнең туган көне алдыннан, өлкә губернаторы Александр Моор, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, дәүләт һәм төбәк бүләкләрен тапшырды.
«Төмән өлкәсе халыкны социаль яклау өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме өлкә социаль үсеш департаментының эшләр идарәсе башлыгы Венера Хөсәеновага бирелде.
Венера Әбдрәшит кызы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын 23 елдан артык башкара, шуларның 22 елдан артыгы – Төмән өлкәсенең «Социаль сәясәт» тармагында. Аның турыдан-туры катнашында «Гаилә» милли проектының төбәк проектлары, «Керемнәре ярлылык чигеннән түбәнрәк булган халык өлешен киметү» һәм «Төмән өлкәсендә туучылар санын арттыру» төбәк ведомствоара программалары чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыруны мониторинглау эше координацияләнә, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырыла. Шулай ук ул турыдан-туры гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавапларны сыйфатлы һәм вакытында әзерләү буенча эш алып бара. Аның ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәя бирү кертелә, һөнәри конкурслар, корпоратив мәдәниятне ныгыту буенча чаралар үткәрелә, «Социаль сәясәт» тармагының кадрлар сәясәте төзелә.
Эшләгән елларында Венера Әбдрәшит кызы үзен профессиональ, зирәк һәм тәҗрибәле җитәкче буларак танытты, ул күп кенә профессиональ һәм уңышлы белгечләр тәрбияләде.
Ләйлә МАДЬЯРОВА
Чыганак: yanarish72.ru