tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мактаулы исемгә лаеклы мәктәп мөдире
Мактаулы исемгә лаеклы мәктәп мөдире

Мактаулы исемгә лаеклы мәктәп мөдире

Элек-электән укытучы җәмгыятьтә хөрмәткә лаек кеше булган. Укучыларына тирән белем биргән, укыту процессын кызыклы, файдалы итеп оештыра алган, Тубыл районы Прииртышский урта гомуми белем бирү мәктәп филиалы–Ябалак урта гомуми белем бирү мәктәп мөдире, Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан башлангыч мәктәп мөдире, инглиз теле укытучысы Альбина Мөхәмәтдин кызы Азисовага “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде.

Альбина Мөхәмәтдин кызы 2002 нче елны Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башлый. Аннары яшь, перспективалы укытучыны мәктәпләр филиалы мөдире итеп билгелиләр. 2021 нче елдан Ябалак мәктәбе мөдире вазифасын үтәп килгән Альбина Азисова Хуҗайлан мәктәбендәнге “Хәтер” мәктәп музее белән дә җитәкчелек итә. Җитәкче, укытучы эшен бөтен күңелен биреп башкарган Альбина Мөхәмәтдин кызы яраткан һөнәре турында:”Мин укытучылар гаиләсендә туып үстем. Укытучы һөнәреннән башка һөнәрне күз алдына да китерә алмадым. Кечкенәдән мәктәп тормышы, укытучы хезмәте миңа таныш булды. Укытучы–ул мәктәптә дәресләр үткәрү генә түгеллеген аңлый идем. Дәресләргә әзерләнү, план язу, дәфтәр тикшерү, класстан тыш чараларны оештырып үткәрү җаваплы эш.

Бүгенге көндә бу эшкә тагын да күп йөкләмәләр өстәлде. Укытучы хезмәте–көне-төне эшли торган эш. Мин Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтын тәмамлап инде күп еллар мәктәптә эшлим. “Династия” дигән төшенчә дә бар бит. Безнең тамырларыбыз Зәнкиевлар династиясе белән бәйле. Укытучылар династиясе Зәникиевлар үзләренең осталыкларын, гореф-гадәтләрен нәселдән-нәселгә тапшыручы хезмәт ияләре. Бүген дә без тәҗрибә белән уртаклашып, киңәшләшеп яшибез һәм эшлибез. Хуҗайлан мәктәбенә эшкә килгәндә минем укытучыларым-остазларым:Хәмидә Речебакиева, Фәрзәнә Алыкова, Төхвәтулла абый һәм Рәшидә апа Фәйзуллиннар, Изиль Кәримова, Ниязбикә Хәбибуллина, Нәбилә Айнуллина, Галия Аширбакиева, Гөлчәчәк Чебатаева, Галия Мөслимова миңа ярдәм иттеләр. Мәктәп музеена Галия апа Мөслимова бүген дә булышлык күрсәтә. Хуҗайлан мәктәбе укытучылар коллективында без өч укытучы мәктәп абруен бергәләп күтәреп, укытучы исеменә тап төшермичә эшлибез. Безнең мәктәптә 14 укучы белем, тәрбия ала,”-дип сөйләде..

“Эш программаларын төзү буенча укытучыларның инициатив төркем”е әгъзасы, “Яшь патриотлар тәрбиялибез” иҗади төркем әгъзасы, “Интерактив презентацияләр булдыру” иҗади төркем әгъзасы, укытучы, җитәкче Альбина Мөхәмәтдин кызы эшләгән елларында берничә тапкыр Төмән өлкә думасы, район администрациясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп, укытучылар коллективы, мәктәп укучылары иҗади бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алдылар. Тәвәккәл, максатчан җитәкче, һәрвакыт яңалыкка омтылучан укытучы Альбина Мөхәмәтдин кызы Азисованы “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелүе белән котлыйбыз, эшендә яңа уңышларга ирешүен телибез. Хуҗайлан мәктәбендә күбрәк сәләтле укучылар булсын, балаларның бәхетле тавышлары тынмасын.

   Римма Умитбаева.

Тубыл

Фотода район хакимитяте башлыгы Леонид Митрюшкин белән Альбина Азисова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*