Түбән Әремзән мәктәбе директоры Ринат Рият улы Ногманов мактулы бүләккә – “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Яңа уку елы башланыр алдында Төмән өлкәсе укытучыларының август аенда узган тантаналы форумында күпъеллык намуслы хезмәте, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен өлкә губернаторы урынбасары Алексей Райдер Тубыл районы Түбән Әремзән (шулай ук Кечезоркальцево, Надцы, Башково) урта белем бирү мәктәпләр директоры Ринат Рият улы Ногмановны “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелүе белән котлады.

Ринат Рият улы Ногманов җитәкчелегендә эшләп килгән мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү программалары да актив гамәлгә ашырыла. Түбән Әремзән мәктәбендә балалар иҗади түгәрәкләрдә, секцияләрдә актив шөгыльләнәләр. Мәктәп каршында драма театры түгәрәге гөрләп эшли. Авыл мәктәбе шәһәр мәктәпләреннән бер дә калышмый. Балалар робот техникасы белән кызыксынып шөгыльләнәләр, бу юнәлешне дә яратып үзләштерәләр. Түбән Әремзән мәктәбенең актлар залында быел “Театр язы-2024” фестиваленең ябылу тантанасы уза. Ремонттан соң заманча эшләнгән залда трансформалаштырыла торган “блек-бокс” мәйданчыгы, профессиональ тавыш, ут, төтен-машинасын эшләтеп була. Автоматик кулислы сәхнә светодоидлы дивар белән җиһазландырылган. Бу фестивальдә Түбән Әремзән укычылары катнашында куелган спектакль призлы урынга лаек булды.
Белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган, һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсе елдан-ел арткан, уңышларга ирешкән, тырыш, максатларына ирешүчән, Тубыл районының иң яхшы җитәкчеләрнең берсе Ринат Рият улы Ногамановны “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелүе белән котлап яңадан-яңа үрләр яуларга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз.
Римма Умитбаева.
Тубыл.