Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елга эш планы һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында агымдагы елның 14-15 февраль аралыгында Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә татар милли ризыкларын әзерләү, татар сәнгате (вокал, татар милли уен кораллары, калфак һәм изү эшләү) буенча остаханәләр узды.
Татарстаннан җибәрелгән делегация составына Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды җитәкчесе Артур Сабиров, чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева, аш-су остасы Альбина Фасхеева, дизайнер Ләйсән Хаҗиева, музыкант Разил Камалов керде.
Чараларда Малайзиядә яшәүче татарлардан тыш, Россия ватандашлары һәм җирле халык вәкилләре дә катнаштылар.
Татар милли ризыклары өчпочмак, чәк-чәк, кош теле пешерү, калфак һәм изү эшләү буенча остаханәләр татар милли җыр-көйләре, дәртле биюләре белән чиратлашып барды.
Сәфәр кысаларында шулай ук «Мирас» Малайзия татарлары берләшмәсе әгъзалары белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүләр булды.