tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыж районы Кәлнә авылында митинг узды
Малмыж районы Кәлнә авылында митинг узды

Малмыж районы Кәлнә авылында митинг узды

Чик сакчылары гаскәре, илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, таулар аркылы да, һавадан да уза.

Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган чик сакчылары көне  дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватан чиген саклап, гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәт белән искә алалар.

Чик сакчылары көне уңаеннан Малмыж районы Кәлнә авылындагы сугыш кырларында һәлак булган хәрбиләргә куелган һәйкәлләр комплексы янында митинг булды.

Мәңгелек ут янында почетлы каравыл тора. Ватаныбыз тынычлыгы  өчен, яу кырларында һәлак булган якташларыбызны хөрмәт белән искә алып бүген һәйкәлләргә күп чәчәкләр салынды. Балалар бакчасы сабыйлары да тәрбияче апалары белән чәчәк салырга килгәннәр әнә. Тәрбияче апалары сугышчыларның фоторәсемнәрен күрсәтеп, аларның батырлыгы турында сөйли.

Чын ир-егетләр бәйрәменә төрле гаськәрләрдә хезмәт иткән бик күп хәрбиләр җыелган. Малмыж районында чик сакчылары гаськәрендә хезмәт иткәннәре – 500 ләп кеше. Бәйрәм чарасын “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе Нәкыйп Рашит улы Гыйззәтуллин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Шулай ук, ветеран-хәрбиләрне бәйрәм белән котлап, Киров өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты И.Ф.Борһанов, Малмыж районы башлыгының беренче урынбасары О.М.Алешкина, Малмыж районы ветераннар Советы рәисе Л.В.Михеева, Әфган сугышында катнашкан Кызыл йолдыз ордены кавалеры, подполковник, Зур Китәк авыл төбәге хакимияте башлыгы В.С.Майоров котладылар.

Чик сакчыларына Ватан төшенчәсе аеручы якын, чөнки алар беренче хөҗүмне үзләренә алучылар. Мисал өчен тарихи белешмә: СССРның Көнбатыш чиге. Рава-Русская  17нче чик буе погранотряд начальнигы лейтенант Федор Морин сугышның беренче көнендә үк – 1941 елның 22 июнендә үзенең батырлыгын күрсәтә. Иртәнге сәгать сигездә чик сагында торучылар фашистларның биш һөҗүмен кире кага. Федор Морин үзенең шәхси үрнәге белән солдатларны рухландыра. Соңгы бәрелешкә алар “Интернационал” җырын җырлап күтәрелә. Федор Морин шушы сугышта һәлак була һәм аңа үлгәннән соң Советлар союзы Герое исеме бирелә.

Бүгенге митингта 15 кешегә “Чик сагы гаскәрләре ветераны” медале тапшырылды. Алар арасында хәзерге вакытта Украина сугышында катнашкан Малмыж егете Фаил Әхмәтҗанов та бар иде. Медальләр тапшыру идеясы белән “Хәрби туганлык” оешмасы чыга, медальләр алуга Илгиз Фәсхетдин улы Борһанов ярдәм итә.

Митинг Кәлнә авылы мәдәният йорты иҗат коллективы әзерләгән концерт белән тәмамланды.

 

Рәмзия ХӘКИМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*