Бүген Киров өлкәсенең “Дуслык” татар гәҗите үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара уздырды.
Малмыж шәһәренең мәдәният йортында узган бәйрәмгә каләмдәшләрен тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, БТКның Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимов, “Шәһри Казан” гәҗите, “Без – бергә” кушымтасының баш мөхәррире Радик Сабиров һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Үз чыгышында Гөлназ Шәйхиева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәхмәт сүзләре җиткереп, редакция коллективына ноутбук бүләк итте.
Бүгенге көндә Гөлнара Нургаяз кызы Габдрахманова җитәкчелегендәге “Дуслык” газетасы редакциясендә баш мөхәррир белән бергә 4 кеше эшли. Газета Малмыж, Нократ Аланы, Көлмез, Уржум, Нолинский якларына – почта бүлекчәләре аша таратыла.