
Музеебыз белән күбрәк кешене таныштыру максатыннан без узган уку елында “Чемодандагы музей” проекты булдырган идек. Әлеге проект төрле сәбәпләр аркасында мәктәп музеена килә алмаучыларга экскурсия уздыру өчен бик уңайлы.
“Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар мөстәкыйль рәвештә экспонатлар сайлап ала һәм экскурсияләр оештыра.
Фотоларда тәкъдим ителгән экскурсия “Үткән сугыш каһарманнары” дип атала һәм авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугышта отделение командиры булган, сугышлардан исән-сау кайтып, калган гөмерен үз авылы балаларын укытуга багышлаган Хуҗи Әүхәди улы Шәяхмәтовка багышланган.
Кайвакытта чемодан алып, аңа никадәр яхшы хатирәләр тутырасы килә. Кешенең эчке дөньясы да аның тарафыннан тутырыла торган чемоданны хәтерләтә. Күпме чемоданнар, күпме кабатланмас язмышлар. Әлеге чемоданны ачып, уникаль артефактлар күрергә була. Алар – безнең эзләнүләр нәтиҗәсе.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе