tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрде
Мамадыш районы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрде

Мамадыш районы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрде

Мамадыштан аерым хәрби частька хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк китте. Район башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, җыелма рейс – Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Мамадыштан килгән әйберләр белән.

Машинада шиналар, төзелеш материаллары һәм инструментлар, шулай ук генератор, челтәрләр, одеяллар һәм башка кирәкле әйберләр булган.

«Төзелеш материаллары пилотсыз очкычлар белән идарә итү буенча уку сыйныфын ашыгыч җиһазландыру өчен кирәк», – дип аңлатты Никитин. Ул сыйныф өчен дә өстәлләр кирәк булачак, район бу мәсьәлә буенча эшне дәвам итәчәк, дип өстәде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы вакытларның безнең җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежной өчен гуманитар ярдәм җыялар. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*