tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды
Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды

Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды

Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенә язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, язучылар Рафаил Газизов, Марат Закир, Вәрис Гали, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәсимә Галиева, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Розалия Ибраһимова; Башкортостаннан Шаһинур абыйның дуслары җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов; район мәгариф бүлеге вәкилләре, җирле җитәкчеләр, Шаһинур абыйның туганнары һүм күпсанлы якташлары катнашты. Чарада Шаһинур Мостафин әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, шигырьләре укылды. Чыгыш ясаучылар әдип турындагы җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Чыганак: ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ / СОЮЗ ПИСАТЕЛЕЙ РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*