Безнең авылда йөз елга бер була торган яңалык булды. Гүзәл яңалык! Авылыбыз Артышта яңа мәчет ачылды. Ул бәйрәмнең күркәмлеген белсәгез иде! 123 кеше яшәгән, 55 хуҗалык булган авылга мәчет ачылышына 400 гә якын кеше җыелды.
Безнең авыл беркайчан да мәчетсез булмаган. 1932 нче елда манарасы төшерелеп, мәктәп булып киткән мәчет искергәч, 90 елларда кечкенә генә бер гыйбадәтханә салынган иде. Хәзер инде авылыбызда ике катлы кирпеч мәчет булды. Анда ашханәгә дә, мәдрәсә, китапханәгә дә, тәһарәт булмәләренә дә урыннар бар.

Мәчет ачылу тантанасыннан соң, җәмәгать белән намаз укылды һәм барлык халыкны мәчет ишегалдына корылган кунак өстәленә чакырдылар. Бу бик зур бәйрәм иде авыл өчен. Ачылышка Казаннан, район үзәгеннән дә рәсми кунаклар килде. Татарстанның баш мөфтие ярдәмчесе Рөстәм Вәлиуллин тантананы Коръәни- Кәрим сүрәләре уку белән башлап җибәрде.
Мәчетне төзеткән Илнур Усмановка баш мөфтинең рәхмәт хатын һәм сертификат тапшырды. Вәгазь сөйләде. Очрашуда шулай ук тирә-як авыллардан килгән имамнар, Мамадыш мөхтәсибәте имамы Илһам хәзрәт тә катнашты. Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы Булат Хәсәнов алып барды. Очрашуда шулай ук авылыбыздан чыккан эзтабар язучы Шаһинур Мостафин да чыгышы ясап, мәчеткә багышланган шигырен укыды.
Нәзифә Кәримова, язучы
Арташ авылы