«Фәйзуллин йөзүләре» — татар әдәбиятында гына була торган үзенчәлекле бер бренд, әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме. Ул җәй көне — августның беренче көннәрендә, Равил Фәйзуллинның 4 августтагы туган көне тирәсендәрәк үтә. Бәйрәмнең иясе әйтүенчә, быел инде 43нче тапкыр уза ул.
Әлеге традицион бәйрәм узган елларда Казансуда уза торган булган. Ягъни, Равил Фәйзуллин тирәсендәге каләм ияләре матур гына җыелып, Казансу буена төшәләр дә, елганы аркылыга да, буйлыга да, агым уңаена, ә бәлки, каршыга да йөзәләр дә йөзәләр. Аннары өйдән килгән күчтәнәчләреннән авыз итәләр дә, шуның белән шул. Хәер, «Фәйзуллин йөзүләре» тарихында татар язучыларының Әдрән диңгездә йөзү сәхифәләре дә бар, ди. Равил абый үзе әйтә. Башкалар җөпли.
«Мин бу „йөзүләрдә“ күп еллар катнашып киләм. Баштарак алар Компрессорный күпереннән Кремльгә таба йөзәләр иде. Мин Кремль янында ярга чыгам, ә Равил Грозный сугышчыларына куелган һәйкәлгә кадәр йөзә. Аннары хәзер Ривьера булган урындарак учак тергезә идек. Соңрак Казансу пычранды, йөзеп булмый башлады. Хәзер „Фәйзуллин йөзүләре“ бөтен Татарстанга таралды», — ди җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.
Әйе, әлеге әдәбият һәм спорт бәйрәме хәзер эстафета булып бер районнан икенчесенә күчә. Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә — болар барысы да татар язучыларын каршы алып, үз елгаларында уңайлы шартларда йөзү мөмкинлеген тудырган районнар. Рәхмәт аларга!
Мамадышка барган Язучылар берлеге делегациясен аның рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла җитәкләде.
Быел Равил аганың чордашы-кордашы һәм каләмдәше Мансур Зиннуров инициативасы белән бәйрәм Мамадышта узды. Килдең дә суга чумдың тәртибендә генә булмады ул. Иртәнге тугызда Мамадыш шәһәре ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге язучылар делегациясен иртәнге чәй белән каршы алды. Аннары шәһәр үзәгендә — Шәйхи Маннур бюсты янында районның әдәбият сөючеләр катнашында матур гына кичә оештырылды. Сәламләүләр һәм шигырь-җыр белән бер сәгать узып та китте. Кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үзе дә сәламләде.
Әдәбият һәм спорт бәйрәмен кабул итүче Мамадыш башлыгы Анатолий Иванов Дәүләт Думасына сайланырга җыена. Шәһәр үзегендә үткән әдәби очрашуда ул да чыгыш ясады. Мамадышка татар мәдәниятына, туган телгә хөрмәт зур, монда милли яшәеш тәҗрибәсе тупланган.
Язучылар туган якны өйрәнү музеена кереп район тарихы белән танышып чыкканнан соң Нократ буена юл алдык. Җентекле инструкциядән соң 600 м киңлектәге Нократ аша йөзәргә теләүчеләрне коткаручылар көймәсенә утыртып, старт буласы урынга алып киттеләр. Чөнки җитез агымлы Нократка кердең дә йөзеп киттең түгел икән, агым алып китә, туры гына чыгып булмый, ди. Кунаклар арасында аркылыга йөзүчеләр өчәү булып чыкты — 78 яшен тутырган Равил ага, аның 19 яшьлек улы Газиз һәм телевидение журналисты Данил Гыйниятов.
Римзил Вәлиев, Атлас Гафиятовлар Нократ уртасына ук ашыкмадылар, үз җайларына гына йөзеп әйләнделәр. Язучылар арасында иң оста йөзүче данын 40 елдан артык Равил Фәйзуллин йөртә. Аның белән ярышка чыгарга курыкмаган Ркаил Зәйдулла быел ярдан ерак китмәде. «Мин кушылган урыннан түгел, үзем теләгәнчә йөзәргә яратам», — диде ул. Равил ага йөзгән арада аның йөзүләренә бәйле кызык-мызыкны сөйләп алды.
Әле Казансуда йөзгән вакытларда өлкән язучыларга кушылып яшь Ркаил дә йөзә торган булган. Равил абый суда бик җиңел йөзә, ә Ркаил баржа кебек бара икән. Равил абый алгарак йөзеп китә дә, кире борылып килеп, Ркаилны караштыра, ди. «Нигә алай итәсең, Равил абый?» – дип сорый икән Ркаил аптырап. «Көнләшеп, яшь шагыйрьне батырып үтерде», – димәсеннәр», — дип әйткән, имеш, Равил Фәйзуллин. Кемнеңдер, Вакыйф Нуруллин түгелме икән, бу йөзүләргә исе китмичә: «Агым уңаена гына бара бит ул», – дип куйган. Ә Римзил Вәлиев: «Шигырьләреннән дә озаграк яшәргә җыена ул», – дип бәяләгән.
«70тән соң һәр елым Ходай бүләге», — ди Равил Фәйзуллин. Аннары горурланып, Ходайның тагын бер бүләгенә — улы Газизгә карап куя. Студент улы инде ничәнче ел әтисе белән янәшә йөзә. Улы — әтисен, әтисе улын саклый.
Яшь Алмаз белән карт Алмаз — Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев чишенеп тормадылар. Озак еллар Равил Фәйзуллин белән иңгә-иң торып «Казан утлары» чыгарган журналист һәм язучы Алмаз Гыймадиев йөзүчеләрне ярдан гына күзәтте. Ә Алмаз Хәмзин баянын сузып җырлады да җырлады. Ярдан йөзүчеләрне күзәтүчеләр арасында ике шагыйрә — Илсөяр Иксанова белән Нәзифә Кәримова да бар иде.
Тамашачылар өчен яр буенда эскәмияләр тезелгән иде. Ә эскәмиләргә — әдәбият сөюче Мамадыш ханымнары утырышкан. Алар бер халык язучысын елгадан күзәтсәләр, калганнары — халыкныкылар һәм халыкныкы булып өлгермәгәннәр белән яр буенча гөрләштеләр.
Бәйрәм азагына язучыларга учак ягасы булмады. Әлбәттә, Мамадыш районы йөзүче һәм йөзмәүче язучыларны үзе сыйлады. Район башлыгы Анатолий Иванов та алар арасында иде: «Әйдәгез, егетләр, рәсми чыгышларсыз гына, сөйләшеп утырыйк әле», — диде ул.
Бәйрәм тәмам, Нократ кичкән һәм кичмәгән язучылар бүген ял итә. Шунысы кызганыч, ә бәлки, бу табигыйдыр, «Фәйзуллин йөзүләрендә» яшь язучылар катнашмый. 50 тирәсендәге Алмаз Гыймадиев һәм Данил Гыйниятовны санасак кына инде, иң яше дигәнебез яр буенда йөргән журналист Данил Сәфәров бар иде. Ә йөзүче яшь шагыйрьләр юк, йөзмәүчеләре дә… Димәк, эстафета районнан районга күчсә дә, буыннан буынга күчми булып чыга. Хәер, бу табигыйдер дә, яшь буынның үз йөзүләре-чабулары-очулары һәм башка шөгыльләре бардыр, бәлки.
Рузилә Мөхәммәтова (intertat.tatar басмасыннан)
Римзил Вәлиев фотолары