Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтаенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов татар халкының язмышына карата тәфсилле фикерләрен әйтте.
«Язучылар берлегенең төп максаты – татар әдәбиятын популярлаштыру, күренекле әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итүне оештыру, мохтаҗ язучыларга ярдәм итү булырга тиеш. Язучыларның яшь буынын барлап, аларны әдәбият мәйданына кертеп җибәрү бурычы да, минемчә, әлеге берлекнең вазыйфасына керә. Уңган җитәкчегә газиз әдәбиятыбыз хакына эшләргә мәйдан җитәрлек», – диде ул чыгышында.
Марат Әхмәтов Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең атналык эш планын башка оешмаларга үрнәк итеп яңгыратып: «Телебезнең бүгенге аяныч хәле, әдәбиятыбызның киләчәге халкыбыз язмышы өчен борчылган берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Әлбәттә, әдипләребез үзләренең әсәрләрендә иҗтимагый тормыштагы иң тирән агымнарны да сурәтли белергә, үткен сораулар куярга һәм аларга күпмедер җавап та бирергә тиеш», – диде.
Корылтайда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. «Язучыларның корылтае җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Әлеге форумда каләм әһелләре әдәбият проблемалары турында гына түгел, ә халыкны борчыган иҗтимагый мәсьәләләр хакында да фикер алышты», – диде «Татар-информ»га филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина.
Зилә Мөбәрәкшина
Чыганак: https://tatar-inform.tatar