Коронавирус авыруы таралу аркасында ил күләмендә үзизоляция кертелде. Күпләр эшләрен, хезмәт хакларын югалттылар. Авыр тормыш хәлендә калган мохтаҗ гаиләләр саны да артты. Менә шундый авыр вакытта бер-береңә ярдәм кулы сузу кирәк.
Март ахырында Удмуртиядә «Бердәм Россия» партиясе депутатлары инициативасы белән «Ярдәм» проекты эшли башлады. Ул авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Проект бюджеттан тыш акчаларга — теләге булганнар үз хезмәт хакларыннан бүлеп биргән, эшмәкәрләр күчергән акчалар хисабына тормышка ашырыла. Без бизнеска, коммерцияле булмаган оешмаларга, битараф булмаган гражданнарга көчләрне берләштерергә тәкъдим итәбез», — диде Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов. Ул шулай ук әлеге проектта катнашып, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә.
Бүген акциянең эшчәнлеге көннән-көн ныгый. Волонтерлар штабы көн саен яңа гаризалар кабул итә. Монда һәр гаризаны аерым карыйлар, мохтаҗ гаиләләр исемлеге төзелә һәм азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары әзерләнә. Удмуртиядә мондый ярдәмне 1000гә якын гаилә алган инде. Ярдәм итүче волонтерлар арасында милләттәшебез Марат Хәмидуллин да бар. Аннан акциягә ничек кушылуы турында сораштырдым. «Мин социаль челтәрләрдә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек таратуда волонтерлар кирәк булуы турында укыдым. Иң элек бу белдерүне куйган кызга яздым, ул бик озак җавап бирмәде. Соңыннан: «Инде кирәкми», — дип язды. Шуннан соң мин Интернетта әлеге проектның сайтын табып, азык-төлек таратуда волонтер булырга теләвем турында гариза калдырдым. Монда да миңа 5 көн җавап бирмәделәр. Нәтиҗәдә, танышларым аркылы мин барыбер штабта эшләүче координаторлар белән элемтәгә кердем һәм дустым белән әлеге акциягә кушылдым. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: дустымның — үз бизнесы, үзизоляция аркасында аның да эшендә авырлыклар туды. Тик моңа карамастан, ул башкаларга ярдәм итәргә ашкынып тора», — дип сөйләде Марат.
Менә инде берничә атна алар мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек тараталар. «Төрле гаиләләр бар. Инвалидлар, күп балалы гаиләләр, үзизоляция вакытында эшен югалтып, күпсанлы кредитларын түли алмаучылар. Авыр тормыш хәлендә калучылар я кайнар линия номеры буенча шалтыраталар, яки мин социаль челтәрләрдә булдырган төркемгә язалар. Көненә якынча 300 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Социаль челтәрдәге махсус төркемдә анкета тутырырга кирәк. Анда кеше үзе турындагы мәгълүматны күрсәтә, ничә баласы, инвалидлыгы, кредитлары бармы, юкмы икәнлеген яза. Соңыннан аңа штабтан волонтер шалтыратып, өстәмә сораулар биреп, гаилә хәлен ачыклыйлар. Шуннан соң ярдәм сораучы турында барлык мәгълүмат махсус комиссиягә тапшырыла. Комиссия вәкилләре бу гаилә ярдәмгә мохтаҗмы, юкмы икәнлеге турында карар кабул итә», — дип сөйләде Марат. Авыр вакытта кешеләрнең берләшүенә, мохтаҗларга ярдәм итүләренә сөенә ул. «Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр, үз хәләл акчаларын кызганмаучылар күп. Ашау-эчүдән кала көндәлек кирәк-яраклар да кирәк була бит әле. Әрмәннәр оешмасы волонтерлар штабына ашау-эчү тутырылган 150 тартма тапшырды. Кемдер яңа туган балаларга кирәк-яраклар алып килә, бер тонна бәрәңге китерүчеләр дә бар», — ди Марат.
Аллаһка шөкер, бөтен ил өчен авыр сынау вакытында күңелләрдә миһербанлылык, игелеклелек кебек сыйфатлар да сакланган икән, дип сөендем мин Марат белән аралашкач.