Мондый нәрсәләрне бик өнәп бетерми идем. Гадәттә, бер мәсьәләне күтәрәләр дә шуның тирәсендә зур шау-шу тудыралар. Рәхәтләнеп шаулашып, парны чыгарып бетергәч, зур эш эшләгән кебек хәлдән таеп туктыйлар.
Теге мәсьәләне искә төшерүче дә калмый. Заманында татарның киләчәк юлын билгеләргә тырышу омтылышы булган иде бугай, шул дулкында «Татар кануны» дигәнрәк язмалар да барлыкка килгән иде. Ул кануннар хәзер кайда икән? Шулай дип уйладым…
Шулай да киләчәк турында уйларга маташу – яхшы күренеш. Борынгы бабайларның да булган андый стратегиясе. Аз пунктлы гади стратегия: «Телеңне сатма, рухыңны сакла, татарлыгыңны югалтма!» кебегрәк. Әллә нинди ялтыравыклы чаралар оештырып, бөек сүзләр сөйләнмәсә, зур оешмалар булмаса да, ул кануннар эшләгән. Үз сүзендә торган татар. Чукындырганнар – кабат үз диненә кайткан. Надан калдырырга иткәннәр – базга төшеп укыган. Һәм шул ук вакытта төрле дини интригалардан, фанатизмнан ерак торган. Көнкүрештә дә, сәнәгатьнең төрле өлкәләрен үзләштерүдә дә үз урынын белгән. Бу табигый дә. Мөлкәт һәм тәхет турында гына кайгыртып, халкын оныткан ханнары аркасында фаҗигагә дучар ителгән халык башкача үзен саклый алмас иде. Татар бу җәһәттән аерым урын биләп тора: ул югалткан нәрсәләренең барысын да кире кайтарып алган, бары тик үз дәүләте кире кайтмаган. Хәер, монысы тиз генә, кинәт кенә килә торган нәрсә түгел. Вакыт та, тәҗрибә дә, мәдәни үсеш, рухи өлгереш тә таләп итә торган нәрсә. Иң мөһиме – омтылыш бар. Омтылыш бар икән, барысы да булачак.
Бүген бик зур шау-шу белән барган «Татар халкының үсеш стратегиясе» дигән нәрсәгә мин өмет белән карыйм. Аны чираттагы кампания генә дип санамыйм. Хәтта шулай гына булган хәлендә дә ул – уйланырга, киләчәккә күз ташларга бер сәбәп. Киң масштабта узуы бу өлкәгә тиешенчә әһәмият биреп бетермәгән кешеләрне дә кузгалырга, шушы агымга кереп китәргә мәҗбүр итә. Кайчагында: «Карале, бер юнәлештә фикер йөртүчеләр бик күп икән бит!» – дип куясың. Бу да яхшы. Гомумән, халыкның киләчәген күз уңында тотып башкарылган һәрбер уңай гамәл әһәмиятле.
Шул уңайдан мин дә үз фикеремне белдерергә булдым. Аларның бүгенге вазгыятьтә хыял булып тоелганнары да, инде кичә үк тотынырга кирәк булганнары да, елмаеп кына узып китә торганнары да бар. Кайбер урыннарын язып алырга да ярый, кайберсендә язылганны түгел, ә әйтелгәнне укырга кирәк…
ГОМУМ СТРАТЕГИЯ ТУРЫНДА
а) Ул мәңгелек өчен түгел, алдагы берничә елны күз уңында тотып төзелергә һәм этапларга бүленергә тиештер. Конкрет вакыт эчендә эшләнәчәк конкрет эш планы һәм шуның буенча җәмәгатьчелек алдында исәп-хисап.
б) Бу стратегиянең оештырылышы яхшы – ул чынлап та кеше игътибарын яулый, халыкның бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә. Шуны исәпкә алып, кешеләрнең милли өлкәгә игътибары кими башлаган саен, шул рәвешле бер мәсьәләне күтәрергә кирәк. Кире кайтсыннар, уйлансыннар, баш ватсыннар, талашсыннар, үпкәләшсеннәр… Шул хәрәкәт даими рәвештә бара икән, ул үзе үк милли тойгылар генераторына әйләнәчәк, кешеләрнең милләт өчен җаваплылыгын арттырачак. Бу үзе үк бер тәрбия.
ТЕЛ
а) Татар әдәби телен нормага салырга. Ул Казан арты татарларына гына түгел, ә башка төбәкләрдә, әйтик, Себердә һәм Әстерхан өлкәсендә яшәгән татарларга да аңлаешлы, җайлы булырга, төрле төбәкләрдә яшәгән татарларны берләштерү коралына әйләнергә тиеш.
б) Мәгариф системасындагы вазгыятьнең нинди булуына карамастан, татар теле укыту методикасын даими рәвештә камилләштерергә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, башка мәгариф учреждениеләрендә дәүләт исәбенә татар телен өйрәнү мөмкинлеге биргән түгәрәкләр ачарга, анда йөрүче балаларны кызыксындыру чаралары булдырырга.
в) Барлык фәннәр буенча дәреслекләр татар теленә тәрҗемә ителергә һәм республиканың бөтен китапханәләрендә дә булырга тиеш. Татар баласы кечкенәдән үк теләсә кайсы фәннең татар телендә дә булу мөмкинлеген күреп торырга тиеш.
г) Фәннең барлык тармаклары буенча сүзлекләр төзергә, аларның кәгазь һәм электрон версиясен булдырырга – теләгән һәр кеше тиз арада куллана алырлык дәрәҗәгә җиткерергә.
д) Татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтүне интернеттан башларга: дөньяның рус теленә лояль булмаган популяр сәхифәләрен дә татарчалаштыру җаен карарга.
е) Татарлар күпләп җыелган урыннарда бар җитәкче дә татарча чыгыш ясарга, татарча сөйләми икән, үз хисабына тәрҗемәче йөртергә тиеш. Тел – аралашу коралы гына түгел, ә халык мәдәниятенең бер өлеше дә. Халыкның мәдәниятен белмәгән яки белергә теләмәгән кешенең ул халык белән идарә итәргә хакы юк.
ТАРИХ
а) Бүген татар үз тарихын тиешенчә белми. Шуңа күрә, татар – икенчел халык, аның үткәне булмаган, киләчәге дә юк, дип уйлый. Тарих, бәлки, көндәлек тормышта кирәкмидер. Ләкин авыр хәлләргә калганда, ул шәхеснең таянычы, юл күрсәтүчесе булып хезмәт итә. Татарга үз тарихын кире кайтарырга кирәк. Мәктәпләрдә татар тарихы да укытылуы мәҗбүри. Аның кечкенә балалар да, пешекчеләр дә аңларлык дәрәҗәдә гади вариантлары булырга тиеш. Үзен инкубаторда ясалган дип уйлаган кешедә милли хисләр тәрбияләп булмый.
б) Татар тарихында зур эш башкарган шәхесләрне барларга һәм күтәрергә. (Алар һәр өлкәдә бар: беренче компьютер уйлап чыгарган Бәшир Рәмиев, беренче нефть эшкәртү заводы төзегән Надир Уразмәтов һ.б.)
в) Тарихи шәхесләрне мәңгеләштерүнең конъюнктур вазгыятьтән бәйсез булырлык ысулларын эзләргә һәм табарга, хөкүмәт җитәкчеләре чарасыз калганда: «Бу чаралар халык ихтыяры буенча эшләнә, без берничек тә каршы килә алмыйбыз», – дип аклана алырлык шартлар тудырырга кирәк.
в) Татар тарихын мәдәнияттә чагылдыру ысулларын камилләштерергә, үстерергә һәм халыкны ямьсезләп күрсәтергә тырышу омтылышына катгый рәвештә чик куярга.
ИНТЕРНЕТ
Телибезме-юкмы, бүген кеше интернетсыз тора алмый һәм яшь буын да, нигездә, интернетта формалаша. Интернет кешене программалаштыра, дияргә дә мөмкиндер. Шуңа күрә ул татарчалаштырылырга һәм башка халыкларныкыннан чак кына яхшырак булырга тиеш. Интернетның сыйфатлы татар телендәге варианты булу бүген мәктәпләрдә татар теле укытуга караганда да мөһимрәк.
а) Тәрҗемәләр – «Яндекс» белән «Гугл» тәрҗемәчеләреннән алып, популяр тәрҗемәче-программаларны татар сүзлекләре белән тәэмин итәргә.
б) Популяр программалар, социаль челтәрләр, акча түләү системалары, компьютер уеннары һәм башкалар – һәркайсының интерфейсы уңайлы татар телендә булырга тиеш.
в) Татар китапларын электрон вариантка күчерергә. Теләгән һәр кеше теләгән китабын татар телендә интернеттан табып укый алырга тиеш. Моның түләүле һәм түләүсез юллары булырга мөмкин. Һәрхәлдә, классик язучыларыбызның яки галимнәребезнең әсәрләрен интернетка күчерү әллә ни зур чыгымнар таләп итә торган нәрсә түгел һәм моны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырырга була.
г) Татар телендә һәртөрле сәхифәләр алып баручыларга стимул тудырырга – конкурслар оештырырга, премияләр булдырырга.
д) Татар вебмастерларының белемен камилләштерү өчен даими эшләүче җитди курслар оештырырга, seo, smm һәм башка юнәлешләр буенча онлайн мәктәпләр, сайтлар булдырырга.
е) Татар контенты (текстлар, аудио һәм видеоязмалар, компьютер уеннары) белән эшли алырлык программалар ясауны җайга салырга.
Боларның берсе дә кулдан килмәслек гамәл түгел һәм әллә ни зур чыгымнар да таләп итми. Сәяси яктан да авырлык тудырмый торгандыр. Һәм иң мөһиме: интернет тиз үзгәрә – монда һәр эшне иртәгәгә исәп тотып башларга кирәк.
МӘДӘНИЯТ КЕНӘ ТҮГЕЛ
а) Тарихка күз салсаң, Россиядә нинди генә сугыш чыкса да, иң беренчеләрдән булып татарлар кузгалган. Алдан махсус әзерлек үтә алмау сәбәпле, алар күпләп кырылырга мәҗбүр булган. Без әле дә Россиядә яшибез һәм кемдер басып керә икән, иң беренче булып күтәреләчәкбез.
Дөньядагы хәлләр бүген дә тотрыклы түгел. Ватан өчен сугышларга да, ил эчендәге кайнар нокталарга да иң беренче татарларны җибәрәләр. Шуларны исәпкә алып, махсус өйрәтелгән татар гаскәрләрен булдыруны күз уңында тотарга. Бу Россия сәясәте белән туры килмәгән очракта, элек бик уңышлы эшләп килгән ДОСААФ үрнәгендә яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләргә. Һәрбер татар ир-егете спорт белән шөгыльләнергә, татар рухлы һәм көч-куәтле булып үсәргә тиеш. Чөнки ул теләсә кайсы вакытта безнең сөекле һәм бердәм Россиябез сагына басарга мөмкин. Ә монда «Туган тел»не җырлап кына котылып булмый.
б) Демографик хәлне яхшырту максатында күп бала тапкан һәм аларны татар итеп үстергән ата-аналарга стимул булдырырга. Әйтик, гаиләдә өченче яки дүртенче бала 18 яшькә җиткәч тә татарча сөйләшә икән, җитди генә пособие билгеләргә. Дәүләт органнары аша булмаган очракта, моны милли оешмалар татар эшкуарлары ярдәмендә гамәлгә ашыра ала.
в) Халыкның сәясәттә актив катнашуына ирешергә, бу өлкәдә эшләргә теләгән татар яшьләренең белемен һәм тәҗрибәсен арттыруны көчәйтергә. Татар бөтен Россия буенча яши һәм аның Мәскәү Кремлендә дә эшли алырлык уллары, кызлары булырга тиеш. Гомумән, дәүләт идарәсенең хәлиткеч нокталарында милли җанлы татар кешеләре булган очракта, без Россияне ныграк ярата башлаячакбыз. Патриотик тәрбиянең бу юнәлешенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
г) Хокук белеме буенча халык мәнфәгатьләрен Россия һәм дөнья күләмендә яклый алырдай белгечләр булдырырга. Бу мөһим – законнарның тишек-тошыгын таба белгән юристлар күп нәрсәгә сәләтле. Шул исәптән яңа законнар кабул итүдә дә аларның сәләтен кулланырга мөмкин.
ҮЗАРА ҺӘМ БАШКА ХАЛЫКЛАР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТ
а) Милләт эчендәге төрле этник төркемнәрнең (мишәрләр, керәшеннәр, Башкортстан татарлары, Себер татарлары, Әстерхан татарлары һ.б.) мәнфәгатен бертигез дәрәҗәдә кайгыртырга һәм аларның үз йөзен саклаган хәлдә тыгыз берләшүенә ирешергә. Һәртөрле бүлгәләүләргә, өстенлеккә омтылуга кискен рәвештә чик куярга.
б) Дин мәсьәләсендә дә үзара татулык һәм бер-береңә карата хөрмәт булырга тиеш. Татар халкы илнең төрле төбәкләрендә яши һәм дингә мөнәсәбәте дә төрлечә. Кайсы христиан, кайсы ислам динендә, кайсы дингә бөтенләй кермәгән… Ләкин аларның барысы да татар һәм хөрмәткә лаек. Керәшеннәр – христиан диненә, мөселманнар – ислам диненә, дин тотмаучылар атеизмга өндәп йөри икән, бу үзара каршылык тудырачак. Дини җирлектә низаглар тудыру – махсус хезмәтләрнең яраткан алымы. Татар дәүләтендә борын заманнардан алып (Россиянең чукындыру сәясәтенә кадәр) төрле диннәр үзара сыешып тату яшәгән. Йөрәк кушуы буенча башкарылырга тиешле изге гамәлне сәяси коралга әйләндерү әхлак кануннарына да туры килми.
в) Башкортстандагы «башкорт-татар мәсьәләсе»н бетерүгә ирешергә. Бу проблема, барыннан да бигрәк, башкортка каршы эшли. Ләкин ул шушы республикада яшәгән татарларга да зур кыенлык тудыра.
г) Әдәбият, мәдәният, мәгариф һәм халыкка тиз арада тәэсир итә алырлык башка өлкәләрдә бүтән милләтләр белән тыгыз бәйләнеш урнаштыру мөһим. Бер-береңнең шатлыгы өчен сөенеп, кайгысын уртаклашып һәм авыр чакта ярдәмгә килеп яши алган халыкларга үзләренә юнәлтелгән сәяси басымга каршы тору күпкә җиңелрәк булачак.
Мин, әлбәттә, бу пунктларның барысы да гамәлгә яраклы дигәннән ерак торам. Ләкин моңа кадәр милли мәнфәгатьләрдән читтәрәк йөргән берничә укучым бу мәсьәләгә игътибар итә, халыкның киләчәге турында уйлана башлый икән – начар түгел. Бәхәсләшүе – тагы да яхшырак.
Марат Кәбиров