tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Нуриев: «Булмаган җирдән бәйрәм ясап яшәргә кирәк»
Марат Нуриев: «Булмаган җирдән бәйрәм ясап яшәргә кирәк»

Марат Нуриев: «Булмаган җирдән бәйрәм ясап яшәргә кирәк»

Шәмәк авылының “Җиңү бакчасы” гармун, тальян моңына күмелде. Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Кызыл Тау, Тутай, Коштавылы, Каратун, Биеш, Болын-Балыкчы, Шәмбалыкчы, Ындырчы, Акхуҗа авыл җирлекләреннән мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тәмле коймаклар, кайнар чәйләр белән һәрбер кеше сыйланды. Шулай ук әлеге җирлетә яшәүче талантлар моңлы җырларын тәкъдим иттелә. Балалар, яшьүсмерләр, өлкәннәр белән беррәттән чыгыш ясадылар.

Туган авылы өчен янып-көеп йөрүче Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев барлык катнашучыларны сәламләде.

“Әлеге бәйге безнең авылда өченче тапкыр уза. Мин бик шат. Бу бик яхшы күренеш.       Киләчәгебез булган балалар, үрнәк алучы өлкән буын абый-апалар бер мәйданда. Әлеге проект дәвамлы булсын иде. Булмаган җирдән бәйрәм ясап яшәргә кирәк”, – диде ул.”Апас” якташлар җәмгыяте исеменнән актив авылдашларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмгә килгән халык кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*