Йошкар Ола шәһәрендә татар гаиләләренең бәйрәм кичәсе узды.
“Пар аккош” дип исемләнгән бу чарада 45 елдан артык бергә гомер итүче парлар катнашты.
Кичәгә бергә-бергә, иңне иңгә куеп, инде күп еллар гомер итүче 6 пар чакырулы иде:
Рәис әфәнде һәм Руфия ханым Бариевлар – 57 ел;
Муса әфәнде һәм Әминә ханым Нурдәүләтолар – 53 ел;
Рәүф әфәнде һәм Нурдидә ханым Сәмигуллиннар – 51 ел;
Хәкимҗан әфәнде һәм Флера ханым Шакирҗановалар – 51 ел;
Гафифулла әфәнде һәм Фәния ханым Кәримуллиналар — 48 ел;
Илтөзәр әфәнде һәм Бания ханым Таһировалар – 46 ел.
Чараны оештыручылар, Республиканың татар мәдәнияте үзәге һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыяте, чарада катнашучы һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Болгар” бию төркеме, Муса Нурдәүләтов, Фәрит Хәйруллин, Чулпан Мөхәммәтшина, Рәмзия Әүхәдуллина, Илтөзәр Таһировлар үзләренең музыкаль күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
http://tatcentr12.ru/ сайты материаллары буенча