tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Элның “Якташлар” гәҗите 32 битле булып чыга башлады
Мари Элның “Якташлар” гәҗите 32 битле булып чыга башлады

Мари Элның “Якташлар” гәҗите 32 битле булып чыга башлады

Мари Элда нәшер ителүче “Якташлар” гәҗитенең 2025 елдагы беренче саны 32 битле булып дөнья күрде.

“Гәҗит хәзер ике айга бер тапкыр 32 битле булып чыга башлады. Оешкан көннән башлап без ай саен 16 битле булып чыктык. Үзгәрешләрнең сәбәбе бик гади: финанс чыгымнарны исәпләдек тә, ике айга 32 бит белән нәшер итү акча ягыннан отышлырак икәненә төшендек.

Форматка да, эчтәлеккә дә зыян килмәде, киресенчә яңа рубрикалар башладык, балалар бите булдырдык. Тарихка, динебезгә кагылышлы хәбәрләргә дә урын күбрәк бирә башладык”, – дип сөйләде басманың баш мөхәррире Фәнил Мусин.

 Белешмә өчен:

2021 елның октябрендә Мари Эл Республикасы Бәрәңге районының “Наша жизнь” газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин үз акчасына 999 данә тираж белән айлык “Якташлар” исемле татар телле гәҗит чыгара башлады. Мари Эл республикасында яшәүче татарларыбыз өчен бу тарихи вакыйга булды.

“Наша жизнь” гәҗитенең татар телле кушымтасыннан кала, “Якташлар” гәҗите бүгенге көндә Мари Элда нәшер ителүче бердәнбер татар телле басма. Берничә ел эчендә Фәнил Мусин һәм Рауза Хисмәтуллина тарафыннан әзерләнеп килүче гәҗит җирле татарларның яраткан басмасына әверелде.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*