tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари урманнарының сугыш елларындагы фаҗигасы
Мари урманнарының сугыш елларындагы фаҗигасы

Мари урманнарының сугыш елларындагы фаҗигасы

Тарихны үзгǝртергǝ ярамый.
Əмма аны гадел итеп бǝялǝргǝ кирǝк.
Корбаннарны гына аклар өчен түгел,
беренче чиратта, килǝчǝкнең алгарышы һǝм дөрес,
лаеклы ориентирлар сайлау максаты белǝн.

Павел Мальцев,
Мари ягында туып үскǝн
СССР Кораллы Көчлǝре
Генераль штабының генералы

Сугыш елларында һǝм соңрак туган буыннарга Сурокның тирǝ-яктагы искиткеч почмаклары, алтмыш-җитмеш елдан артык вакыт узгач, үзлǝренең кара серлǝрен ача башлады. 1941-1945 елларда хǝрби өйрǝнү лагерьлары, Кырым татарларының махсус күченү урыннары, эвакуация госпитальлǝре, ǝсирлеккǝ төшкǝн финнарның лагере, җǝрǝхǝтлǝнгǝн хǝрбилǝрне тернǝклǝндерү батальоны Мари автономияле Республикасының Суслонгер һǝм Сурок тирǝсендǝ урнашкан була.

Күршебез Габтелбǝр абый Бакыев бу турыда болай дия иде: “Мин бǝхетле булдым, язмыш мине Суслонгердан коткарды. Фронтка элǝктем. Илне сакларга алынган солдатның, кимсетүлǝргǝ чыдый алмыйча, ачлыктан үзенǝ кул салуы – бик авыр хǝл. Суслонгерда булды андыйлар”.

Мондый трагедия турында шаһитлǝрнең сөйлǝгǝннǝре бик үк төгǝл булмыйча, кабартыбрак бирелергǝ мөмкин, дигǝн фикерлǝр йөрсǝ дǝ, үзебезнең якта ишеткǝннǝремне мисалга китерǝсем килǝ. Дөрес, аларның мǝгълүматлары документаль төстǝ расланмаган, лǝкин якташларыбызның сүзлǝрен кабул итмǝскǝ хакыбыз юк. Чөнки шǝхси истǝлеклǝр Ватан сугышы елларының панорамасын уникаль мисаллар белǝн тулыландырырга ярдǝм итǝ.

Сыйныфташым Суфия Мөхǝрлǝмова ǝнисе Бибигөл апа сөйлǝгǝннǝрне исенǝ төшерде. Ул, төпчек энесе Гомǝр белǝн 1918 нче елгы өлкǝн энесе Харис Сафуановның Суслонгерга элǝккǝнен белгǝч, йоннан оекбаш, перчаткалар һǝм шарф бǝйлǝп, биштǝргǝ бǝрǝңге кушып пешерелгǝн берничǝ түгǝрǝк ипи салып чыгып китǝ…Гомǝр русчалап-татарчалап: “Сафуанова Хариса нет? Не видели его? Харисны күрмǝдегезме?” – дип кычкыра. Чǝнечкеле чыбык җибǝргǝн коймадан “Не-е-ет”, – дигǝн генǝ җавапны ишетǝлǝр. Тǝмам карга батып, юешлǝнеп беткǝннǝн соң ямьсез койма аша алып килгǝн ǝйберлǝрен солдатларга ыргыталар да, аптырап кайтыр юлга чыгалар. Ике атнадан артыкка сузылган сǝфǝрдǝ Бибигөл апаның бер генǝ чакрым юлы да күз яшьсез үтелми.

Хариска ничек тǝ бǝхет елмая. Ул фронтка алына һǝм Каунаска хǝтле барып җитǝ. Шунда билгесез югала. Ул да, Муса Җǝлилнең дусты Гайнан Кормаш кебек, Бǝрǝңге педтехникумының беренче чыгарылыш укытучысы була.

Бǝрǝңге районы, Мазарбашы авылыннан Мөхǝммǝтшǝриф абыйны Суслонгерга урман эшенǝ чакырып алалар һǝм бригадир итеп билгелилǝр. Ул андагы солдатларның ачлыктан интегүе турында хǝбǝр сала. Хатыны Шǝмсинаһар абыстай күрше хатыннары белǝн бǝрǝңге, сохарый, җылы киемнǝр алып юлга чыга. Алар килеп җиткǝндǝ, күбесенең ирлǝре инде вафат булган. Мөхǝммǝтшǝриф абый солдатларның түзǝ алмыйча үзлǝренǝ кул салганнарын ǝйтǝ. “Кем икǝнен сорама, ǝйтмим, безнең авылдаш та бар үз гомерен өзүчелǝр арасында. Хатын-кызларга ǝйтмǝ. Язмышларында язылганнар сугышка элǝгǝ. Бригадир булгач, мине җибǝрмǝслǝр инде”, – ди.

Куркыныч шартларда тигǝн салкыннан 1944 нче елда ул вафат була һǝм Нурма зиратына җирлǝнǝ. Хǝбǝре авылга ярты елдан соң килеп җитǝ. Кызы Хǝүлǝ апа ǝйткǝнчǝ, Шǝмсинаһар абыстай кич утырырга җыелган тол хатыннар белǝн тегү артеле оештырып, сырган чалбарлар теккǝн һǝм Суслонгерга илткǝн. Чалбарларның кемнǝргǝ элǝккǝне билгеле түгел, тик аннан кайткан саен апалар ишекне биклǝп (элек авылда ишек биклǝү булмаган), пышылдап кына сөйлǝшкǝннǝр. Ə Мөхǝммǝтшǝриф абый хатыны алып килгǝн ǝйберлǝрне хǝлсезлǝнгǝн солдатларга да биреп барган.

Минем ǝнием Фǝүзия Əхмǝтовага (Сǝфǝрханова) ул вакытта уналты яшь тǝ тулмаган була. Аны окоп казырга җибǝрǝлǝр, ǝ соңыннан урман кисǝргǝ күчерǝлǝр. Андагы авырлыклар кеше башына сыймаслык була.

Мондый лагерьларга безнең республикада, Татарстанда һǝм Чуашстанда яшǝүчелǝр җибǝрелгǝн. Сазлыкта агач кисеп, бишǝр чакрымнан күтǝреп бүрǝнǝ ташыганнар. Якын тирǝдǝ кисǝргǝ рөхсǝт итмǝгǝннǝр. Төшке ашны ашагач та солдатлар юынтык суларын чыгарып ташлаган урыннардан сөяклǝрнең җелеклǝрен, бǝрǝңге кабыклары җыярга керешкǝннǝр [Закиров А.Д. История медицинского обеспечения военных городков Суслонгер и Сурок в 1941-1946 годы. – Казань: Отечество, 2019]. Сакчылар аларны куып җибǝргǝннǝр. Суык баракларда, плащ-палаткаларда, хǝтта землянкада ылыс, яфрак өстендǝ йоклау, кул-аякларны өшетү, шау бет басу, кычу, туберкулёз, малярия ияртү, тавык күзе чире белǝн интегү, бер табактан биш-алты кеше ашау һ.б. – боларның барысы да өйрǝнү лагерендагы ирлǝрнең башыннан узган.

Суслонгердан сугышка берничǝ йөз меңлǝп солдат, офицер җибǝрелǝ. Башларына төшкǝн газаплары лагерьда ике ел буена дǝвам итǝ. Тормыш маршал Климент Ворошилов тикшерү белǝн килгǝч кенǝ рǝтлǝнеп китǝ. Зыян китереп ятучылар трибуналга бирелǝ һǝм атылып үтерелǝ. 1945 нче ел ахырында Сурок һǝм Суслонгердагы хǝрби частьлǝр таркала.

361, 447 номерлы хǝрби госпитальлǝрдǝ һǝм 1686, 3071 нче эвакогоспитальлǝрдǝ һǝм 3 нче тернǝклǝндерү батальонында хǝл бераз гына уңай булган. Пермь, Казан, Саратовтан килгǝн һǝм Мари Республикасының Кожла-Сола госпитальлǝрендǝ табиблар көнне төнгǝ ялгап эшлǝгǝннǝр. Алар солдатларның үлемен киметү өчен туклануны яхшыртү, режимны үзгǝртү, сǝламǝтлеклǝре начар хǝрбилǝрне аерым җир казып ясалган торакларга урнаштыру, физик эштǝн азат итү, авыруларны үз вакытында үлчǝп тору, ылыстан С витамины төнǝтмǝсе ǝзерлǝү, дистрофикларны вакытында дǝваларга урнаштыру, солдатларга ял көне кертү, операциялǝр сǝгатен кичектермǝү өстендǝ эшлилǝр. Шуның аркасында җитǝкчелǝр белǝн еш кына дǝгъвалар чыгып тора. Дǝвалау көнен 18 гǝ җиткерǝлǝр. Бу вакытта 2 мǝртǝбǝ 200 мл солдатларга Казаннан китерелгǝн кан салына. Туклану көчǝйтелгǝн очракта, чүпрǝ, эремчек, каймак, май, хайван суйганда җыйган каннан пешерелгǝн ризыклар рационга кертелǝ. Лагерьда татар миллǝттǝшлǝребез бик күп булган. Ə мөселманнарга каннан җитештерелгǝн ризык куллану тыела. Вакыт соңгарган булганлыктан бу үзгǝрешнең файдасы булмый. Бик күплǝр ашказаны, эчǝклǝре эшчǝнлеге тотрыксыз булганлыктан дөнья белǝн хушлашалар.

Безгǝ Курган өлкǝсеннǝн фронтка алынган һǝм 1264 нче запастагы укчы полкның 2 солдатының исеме билгеле. Алар икесе дǝ Суроктагы эвакогоспитальдǝ вафат булганнар һǝм Йошкар-Оланың Марково зиратындагы туганнар каберлегендǝ җирлǝнгǝннǝр.

Полетаев Борис Васильевич Усть-Уйск районы военкоматы (хǝзерге Целинный районы булса кирǝк) тарафыннан чакырылган. 1924 нче елда Луговой авылында туган. 1942 нче елның 27 нче ноябрендǝ лагерьда авырудан гомере өзелǝ. Əтисе – Полетаев Василий Николаевич. Б.В. Полетаевның Йошкар-Оладагы укчы полкы 137 нче номерлы (в/ч 73416) булган. Ул “За Победу над Германией” медале белǝн бүлǝклǝнгǝн.

Икенче солдат – Бревнов Евгений Матвеевич – кызылармеец, 1924 нче елда Пьянково авыл советы җирлегендǝ туган, Чашинск хǝрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. 1942 нче елның декабрендǝ хǝбǝрсез югала [«Мемориал» ОБД сайты]. Əтисе – Матвей Степанович Бревнов. Бу исемлектǝ Курган ягы солдатларының күбрǝк булуы да бик ихтимал. Бǝлки килǝчǝктǝ ул ачыкланыр.

Мǝрхүмнǝрнең нǝсел-нǝсǝбǝсендǝ туганнан-туган энекǝш-сеңеллǝре булуы мөмкин. Бу мǝгълүматларның аларга ярап куюы бар. Билгеле, алар, 18 яшендǝ ук фронтка элǝккǝч гаилǝ корырга өлгермǝгǝннǝр. Барлыгы бу солдатлар белǝн Марково зиратында 800 кеше күмелгǝн. Мемориалга аларның исемнǝре уеп язылган. Тагын 500 кеше билгесез килеш кала. Мемориал 2015 нче елда реконструкциялǝнгǝн, 16 стеладан тора, шуның 9 ы читтǝрǝк урнашкан.

Сурок, Суслонгер фаҗигасы – каны саркып торган җǝрǝхǝт сыман, гомергǝ авыр хатирǝ булып калачак. Архивлардагы ачарга тыелган материалларның кеше кулына керер вакыты җитсǝ, бу бǝланең һǝр эпизоды ачыкланыр иде [Черепанов М.В. Марши памяти как новая форма краеведения и патриотического воспитания//История села – история России. Роль ислама в сохранении духовности татарского народа: сборник статей. – Йошкар-Ола. 2018]. Бүген мондый трагедиялǝргǝ турыдан-туры юлыккан шаһитлǝр арабыздан күптǝн китеп барган булсалар да, безнең замандашлар һǝм килǝчǝк буын вǝкиллǝре берничек тǝ ислǝреннǝн чыгарырга тиеш түгел.

Фирзия Сабирьянова,
төбәк тарихын өйрәнүче, Йошкар-Ола

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*