tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәге директоры Татарстан Республикасы көне белән котлый
Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәге директоры Татарстан Республикасы көне белән котлый

Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте үзәге директоры Татарстан Республикасы көне белән котлый

Кадерле татарстанлылар, милләттәшләр!

Күрше хакы, алла хакы – ди безнең халык, терәлеп торган  ут күршеләрбезне Марий Эл Республикасында яшәүче барлык татарлар исеменнән чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Күрше генә булсак та без һәрвакыт Татарстанның ярдәмен тоеп, сезгә таянып яшибез. Татарстан хөкүмәте уздырган грант программаларында актив катнашып  халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклауга бик күп көч кертелеп килә, икенче яктан үзэшчән коллективларны милли киемнәр белән тәэмин итергә язды.

Шулай ук безнең ике арадагы килешеп, бергә кул тотышып эшләүнең дәлиле булып Йошкар –Ола шәһәрендә узган Федераль Сабантуйны әйтеп китәргә була.  Чөнки бөек нәтиҗәләргә бергәләп, кулга – кул тотышып эшләгәндә генә ирешеп була. Алга таба да шул дуслыкны, күршеләргә генә хас булган туганлыкны саклап бергәләп эшләргә, яшәргә язсын.

Татарстан кыенлыкларны җиңеп алга таба атласын, безгә маяк булып янудан туктамасын дигән теләктә калабыз.

 Республиканың татар мәдәнияте үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәнияте хезмәткәре И.З. Гайсин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*