tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев: «Агыйдел» ансамбле – бөтен татар дөньясының йөзек кашы
Марс Тукаев: «Агыйдел» ансамбле – бөтен татар дөньясының йөзек кашы

Марс Тукаев: «Агыйдел» ансамбле – бөтен татар дөньясының йөзек кашы

Казандагы Тукай исемендәге филармониядә Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Үткән юллар, үткән юллар кайтавазы…» дип аталган яңа программасын күрсәтте. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесеМарс Тукаев та чыгыш ясады. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  сәламнәрен җиткәрде, рәхмәт сүзләрен белдерде.

«Сез дә минем кебек әлеге концертны сокланып тамаша кылып утырасыздыр. Чыннан да «Агыйдел» – Актаныш һәм Татарстанның гына горурлыгы түгел. «Агыйдел» ансамбле – бөтен татар дөньясының йөзек кашы. Без бу иҗат коллективы белән бик күп төбәкләрдә булганыбыз бар: Бөтендөнья татар конгрессы белән ансамбль Якутия, Красноярск, Кемерево, Новосибирск, Төмән, Омск, Екатеринбург, Магнитогорск һәм башка күп ерак җирләрдәге милләттәшләребез янына бергәләп бардык. Санап бетерерлек тә түгел», – диде Марс Тукаев.

Тукаев ансамбльнең махсус хәрби операция зонасында да булып кайтуын әйтте.

«Әле күптән түгел, октябрь аенда «Агыйдел»леләр белән Донбасста булып кайттык. Алар Луганск һәм Донецк Халык республикаларында яшәүче татарлар алдында сәхнә тотты. Шыгрым тулы тамашачы заллары булды. Тамашачылар күз яшьләре белән артистларыбызга рәхмәтләрен укыды. Шундый ул, безнең данлыклы «Агыйдел»! Алга таба да хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын», – дип белдерде җитәкче һәм конгрессның бүләкләрен тапшырды.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле – 2012 елда әлеге югары статуска ия булган профессиональ коллектив, татар халкының уникаль вокаль, хореографик традицияләрен саклый һәм трансляцияли, халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык идеяләрен пропагандалый, сәнгатьнең бу төрен хәзерге заман тамашачысына тәкъдим итә. Ансамбль «Халык» исеменә ия булган вокаль һәм хореография коллективлары нигезендә оештырылган.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*