Бүген башкалабыз Казан шәһәрендә XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Шул уңайдан әлеге җыенның тәүгесеннән башлап оештыру эшендә катнашкан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев үзенең фикерләре белән бүлеште.
“2012 елда башланып киткән әлеге чара бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектына әверелде. Россия киңлекләрендә 4200 татар авылы бар. Алар арасында Әләзән, Шыгырдан, Урмай, Тукай, Әзүркә кебек меңәрләгән кешеләр яшәгәннәре дә, берничә дистә хуҗалыклылары булганнары да бар. Эшмәкәрләр милли чаралар, дини бәйрәмнәр үткәрү, мәчет-мәдрәсәләр тоту, мәктәпләргә, мәдәният учакларына ярдәм итеп авылларны саклау эшендә зур роль уйныйлар. Әлбәттә, без барлык татар авылларындагы эшмәкәрләрне җыя алмыйбыз. Һәр авылдан бер генә эшмәкәр чакырсак та, 4 меңнән артык кеше җыярга туры килер иде. Бөтендөнья татар конгрессы регионнардагы татар оешмаларына квоталар җибәрә, ә җирле оешма җитәкчесе татар тормышында, иҗтимагый тормышта актив булган эшмәкәрләр исемлеген безгә юллыйлар. Быелгы форумда Татарстан районнарыннан 90, Россиянең башка регионнарыннан 700 дән артык делегат катнаша. Шулай ук күргәзмә эшендә 120 эшмәкәребез үзләре җитештергән товарларын тәкъдим итәчәкләр.
Быел, гадәттәгечә, иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килде. Татарстаннан кала иң күп татар авыллары урнашкан һәм миллионнан артык милләттәшебез яши торган җирлектән без 83 кешелек делегацияне каршы алдык. Төбәкләр санына тукталсак, быелгы җыенга 37 төбәк килде. Иң ерак регион Красноярск краеннан, Себернең Кемерово өлкәсеннән делегацияләребез бар. Беренче тапкыр Донецк Халык Республикасыннан, Луганск Халык Республикасыннан милләттәшләребез катнаша. Әлбәттә, анда безнең татар авыллары юк, ләкин авыл бизнесы – мал үрчетү, товар җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребез бар. Алар бирегә килергә теләк белдергәч, без – Татар конгрессы җитәкчелеге аларны бик теләп чакырдык. Шулай ук чарада Ростов өлкәсе, Кырым Республикасыннан да эшмәкәрләребез катнаша. Узган еллар белән чагыштырсак география елдан-ел киңәя.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге җыенның беренчесе Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның хәер-фатихасы белән башланып китткән иде. Шул елдан башлап Рөстәм Нургалиевич җыенның пленар утырышларында даими катнаша, милләттәшләребез белән очраша. Һәрбер эшмәкәр бу чараны тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр булдыру мәйданы буларак ел әйләнәсендә көтә. Ел саен без килгән делегатларны төрле районнарга алып барабыз. Кунаклар Татарстан авыллары яшәеше, авылдагы уңышлы эшмәкәрлек тармаклары белән танышалар. Киләчәктә дә бу эшебез дәвам итәр дигән өметтә калабыз”.