Соңгы вакытларда интернет киңлекләрендә Курган өлкәсе татарлары конгрессын җитәкләгән Марат Юнысовның рәислектән китүе белән бәйле шактый гына төрле фикерләрне яктырткан язмалар күренә башлады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев әлеге мәсьәлә буенча үзенең аңлатмасын бирде.
“Марат әфәнде бу вазыйфадан үз теләге белән, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән килештереп китте. Сәбәп итеп ул моны төп хезмәтенә вакыты аз калуы белән аңлатты. Иҗтимагый эшчәнлек алып барган кеше аны яхшы аңлый, әлеге эшчәнлек – күп энергия һәм вакытны таләп итә торган авыр хезмәт ул. Ләкин аңа да карамыйча, Марат Юнысов Курган өлкәсе татарлары конгрессының идарәсендә калды, ә иң мөһиме – ул Милли Шура әгъзасы булып, Курган өлкәсе татарлары мәнфәгатьләрен яклап эш итә. Узган ел май аенда янгыннан зыян күргән Йолдыз авылының фаҗигасе турында да татар җәмәгатьчелегенә беренчеләрдән булып җиткерүче кеше Марат әфәнде булды. Шушы авылны торгызуда зур көч түккән, авыл кешеләренә ярдәм кулы сузган милли җанлы, мәрхәмәтле милләттәшебез һәрдаим Татар конгрессы белән элемтәдә тора”, – дип әйтте Марс Тукаев.