tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев Төмән өлкәсенә барды
Марс Тукаев Төмән өлкәсенә барды

Марс Тукаев Төмән өлкәсенә барды

23 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Төмән өлкәсенә барды. Ул биредәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Марс Рифкать улы Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге һәм төбәктәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләренең елга нәтиҗә ясау җыелышында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән милләттәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Узып баручы елның Татар дөньясы өчен мөһим булган вакыйгалары һәм киләсе елда башкарылачак төп чаралар турында таныштырды һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды әгъзасы, бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Бибинур Сабирова «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Төмән шәһәре «Гурман» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш бухгалтеры Әлфия Сәгыйтова, Төмән өлкәсе Андрееевский бистәсе «Яшь гармун» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Илгиз Ихсанов, Төмән өлкәсе «Яшь буын» Төбәк татар яшьләре иҗтимагый оешмасы әгъзалары: Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабиров, Гүзәл Хәлилова Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды рәисе Мөнирә Хөснетдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чара милли җыр-моңнар, биюләр белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*