tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Гарипов Санкт-Петербургта Тукайның соңгы иҗади сәяхәте турында чыгыш ясады
Марсель Гарипов Санкт-Петербургта Тукайның соңгы иҗади сәяхәте турында чыгыш ясады

Марсель Гарипов Санкт-Петербургта Тукайның соңгы иҗади сәяхәте турында чыгыш ясады

Язучы-тарихчы Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) 22-24 октябрьдә Санкт-Петербургта Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәк тарихын өйрәнү конференциясендә катнаша. Чара «Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары татарлары һәм аларның Евразиядәге татар-мөселман җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге һәм элемтәләре: тарих һәм хәзерге заман. Татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре» дип исемләнгән. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургта төбәкчеләрне (алар арасында Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләрә Гимранова да бар иде) Татарстанның даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов кабул итте. Чарада шулай ук Санкт-Петербург һәм РФ төньяк-көнбатыш регионнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев, Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов һ.б. катнашты.

Конференциядә Марсель Гарипов «Полководец Булатов: из Забайкалья в Чикозеро — на защиту Ленинграда» һәм «Тукай Петербургта. Соңгы иҗади сәяхәт» докладлары белән чыгыш ясады. Мәдәни башкалада Тукай иҗаты белән кызыксынып, мәкалә язучы яшьләрдән Таһир Вәлиуллин да бар иде, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*