Тал чыбыгыннан кәрҗин үрү кебек борынгы шөгыльне кәсеп иткән кешеләр бармак белән генә санарлык хәзер. Саба районының Олы Шыңар авылында яшәүче Марсель Мөхәммәтов – әнә шундый сирәк һөнәрчеләрнең берсе.
Юлыбыз, йомышыбыз шул якларга төшкәч, аның белән дә танышып чыгарга булдык. Кинәт кенә, һич көтмәгәндә Казаннан журналистлар килеп кергәч, югалып, шаккатып та калды башта Марсель абый. Чөнки бик төгәл, тынгысыз кешенең һәр эше җиренә җиткән булырга тиеш, дип яшәүчеләрдән ул. Ә монда умарталыгыннан әбиткә дип кенә кайткан җиреннән тотып алдык бит. Шулай да җәһәт кенә өендә булган кәрҗиннәрен чыгарып, тезеп тә куйды. Матур гына сөйләшеп тә алдык.
Кәрҗин үрү серенә Марсель абыйны әтисе өйрәтеп калдырган. Ә үзенең тәүге эшен 4 нче сыйныфта укыганда башкарган булган.
– Әти сугыш вакытында кәрҗиннәр үреп, аларны Теләче базарында сатып, тамак туйдырган. Заманына күрә бик күп үрә торган булганнар. Безнең шикелле генә түгел. Ә минем тәүге эшем 3–4 нче сыйныфларда укыган чагында булды. Әле дә хәтерлим. Әти мине, каз оясы ясар өчен тал чыбыгы алып менәргә дип, Мишә елгасы буена төшереп җибәрде. Ә мин тәҗрибәсезлегем белән бер кочак гади, эшкә яраксыз тал чыбыгы күтәреп кайтканмын. Арада берничәсе генә эшкә барырдай булып чыкты. Әти сүкмәде дә, какмады да, тыныч кына кырыйга алып куйды да, җайлап кына сары төстәге сыгылмалы чыбыклардан гына кәрҗин үреп булуын аңлатты, – дип искә ала чыныгу алган чорын оста.
Марсель абый әйтүенчә, элек кәрҗиннәргә сорау зур булган, чөнки һәр йортта каз-үрдәк асрап, йомырка бастырып, сап-сары бәбкәләр чыгарганнар. Хәзер исә тал чыбыгыннан үрелгән кечкенә кәрҗиннәрнең максатлары башка. Кемдер урманга җиләк, гөмбәгә барыр, кемдер табынга икмәк, башка төрле ризык салып куяр өчен, кемдер йортында матурлык тудырыр өчен куллана. Сирәк кенә булса да, элеккеге гадәт буенча, каз утыртыр өчен кәрҗин сорап килүчеләр дә бар, ди.
Марсель Мөхәммәтов аңлатуынча, тал чыбыгын язын, агачлар уянган вакытта җыялар. Кәрҗин үрер өчен аны йомшарганчыга кадәр суда кайнатып алырга кирәк. Сары, матур булсын өчен кабыгын кубарып алалар.
– Әгәр шушы эш белән генә шөгыльләнсәң, бер кәрҗинне бер көндә үреп бетерергә мөмкин. Ләкин андый чыклар сирәк була, гел бүленә-бүленә эшләргә туры килә. Ә бер тотынгач, үзеннән-үзе акрын гына кереп китеп, дөньяңны онытып, бирелеп эшлисең. Кызганыч, хәзер өлгерә алмыйм, сирәк үрелә. Элек чиратлап болында сыер көтүен көткән вакытта күңелемә хуш килгән тал күрсәм, сындырып җыеп ала идем дә, көтүчеләрне ялга кайтарып җибәргәч, кечкенә генә кәрҗин үреп куя идем. Аннан соң урамда кем очрый, шуңа бүләк итеп калдыра идем, – ди ул.
Мәктәпләрдә мастер-класслар уздырып, кәрҗин үрү серләрен күп балаларга да өйрәткән булган, тик берсенең дә ныклап эшләп китәсе килми, ди. Үзе әйтүенчә, файдасын күрмиләр, чөнки хәзер күпләп акча эшләү ягын гына кайгырта, күңел өчен нәрсә дә булса башкаручы юк. Үзе дә бик күп кәрҗин ясаса да, бервакытта та сатып биргәне юк икән. Күпчелеге күчтәнәчкә китеп бара, бәйгеләрдә катнашыр өчен дә еш сорап киләләр үзенә.
Төп профессиясе техник-механик булса да, озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән ул. Зур хуҗалыгында заманында унбишәр баш терлек асраганнар, хәзер исә 60 баш умарта карый.
– Умартачылык та нәселдән килә. Бу бәрәкәтле эш белән әби-бабайларым, әти-әнием шөгыльләнде. Колхозга да шул умарталыклары белән кергәннәр. Кәрҗин үрү серләренә әти төшендерсә, умарта эшенә әни белән апай өйрәтте. Йорт салып, башка чыккач, бүләк итеп 12 баш умарта биргәннәр иде. Шуннан баш саннарын ишәйттек. Миңа кешеләр кайвакыт: «Марсель абый, ул кадәрле умарта сиңа нигә кирәк?» – диләр. Мин бит анда эшләргә дип түгел, ял итәргә барам. Алар белән сөйләшә-сөйләшә, җырлый-җырлый эшлим. Көне буе өйдә ятуымны бөтенләй күз алдына китерә алмыйм. Әле ярый кайвакыт чабудан тарткалап торучы хатыным бар янәшәдә. Без аның белән капма-каршы кешеләр. Ул авылда 39 ел фельдшер булып эшләде, холкы тыныч, сабыр, бар нәрсәне уйлап, җиренә җиткезеп эшли торганнардан, – дип елмая Марсель абый.
Чыннан да, бик кыска кына аралашу вакытында да без аның тынгысыз, энергияле кеше икәнен тоеп алдык.
– Минем көне буена бер генә минут та буш вакытым юк. Мин – бик тынгысыз кеше, һәр минутым-сәгатем кадерле. Гомер буе спорт белән дус, актив булдым. Чабыш аты шикелле, бөтен эшне эшләргә, булдырып чыгарга кирәк, дип җилкенеп яшәдем. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә саулыгымны да бирәдер дип, шөкер итәм, – ди ул.
Чыганак: vatantat.ru