tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матурлык бәйрәме
Матурлык бәйрәме

Матурлык бәйрәме

Әйе, нәкъ шундый бәйрәм (бәйге дип әйтәсе дә килми!) узды узган атна аза­гында Уразавыл мәдәният йортында. Яшьлек бит һәрчак язны хәтерләтә, язгы ташкындай яшьни, аңа матурлык та хас, яшь кеше ямьсез була алмый, шуңа да язмага шундый исем куярга булдым. Ә инде төгәлрәк әйткәндә, 21 март көнне биредә III “НижгарСылу” өлкә конкурсы гөрләде. Конкурс нигезләмәсе буенча, ул үткән елда җиңү яулаган катнашучы яшәгән җирдә уза, ә “НижгарСылу-2024” исеменә Уразавыл кызы Ләйсән Камалетдинова лаек булган иде.

Конкурсны гамәлгә куючылар – өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар конгрессы, оештыручысы – татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы, әлбәттә, Кызыл Октябрь округы администрациясе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә.

Конкурста катнашырга җиде кыз теләк белдерде – Җәмилә Жамалетдино­ва (Сафаҗай), Алина Илькаева (Дзержинск), Эльвира Салимжанова (Түбән Новгород), Эльнара Хамзинова (Зур Рбишча), Индира Измайлова (Яндавиш­ча), Камилә Жалилова (Мөтеравыл) һәм Диляра Салимжанова (Татар Моклокасы).

“Туган як” редакциясендә алдан уздырган җирәбә буенча алар шул тәртиптә чыгыш та ясадылар. Кон­курс Зур Рбишча мәктәбе укучылары башкаруындагы матур татар биюе белән башланды, аннары алып ба­ручылар – Уразавыл мәдәният йор­ты хезмәткәре Наилә Жиһаншина белән Пашат мәдәният йорты дирек­торы Зайрә Абдулхалекова сәхнәгә чара сәбәпчеләрен чакырды. Мил­ли костюмнар кигән зифа буйлы, берсеннән берсе матур кызлары­бызны тамашачы кайнар алкышлар белән каршы алды (алар күп булмаса да, алкышларын кызганмады).

Тантаналы өлештә округ мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов, өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, өлкә татар кон­грессы рәисе Гөлнара Абдуллина барысын да җылы сәламләп, катна­шучы кызларга уңышлар теләделәр.

Конкурсантларның чыгышын өлкә татар автономиясенең яшьләр хәрәкәте вәкиле Тимур Абызов, өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Алсу Садекова һәм Кочко-Пожар мәдәният йорты методисты Гөлнара Мусинадан торган абруйлы жюри бәяләде, ә исәп-хисап эшләрен Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова алып барды.

Конкурс программасы биш биремнән торды һәм беренчесе, гадәттәгечә, “Татарлыгым – горурлыгым” дип аталган визит карточкасы иде. Анда кызлар булышу төркемнәре ярдәмендә шигъри юллар, җыр-биюләр, презентацияләр ярдәмендә үзләре, туган авыллары, гаиләләре белән таныштырды, бик матур, ори­гиналь рәвештә төзегән иде барысы да чыгышларын.

Кызганычка, махсус хәрби оп рация темасы һаман да актуаль һәм “Беz сеzнең белән” дип аталган икенче бирем нәкъ шуңа багышланган иде. Кызларның үзкуллап, күңел җылысын биреп бәйләгән әйберләре, Җәмилә тәкъдим иткән коры душ алгы сызыктагы ир-егетләребезгә туган яктан кайнар сәлам булып ирешер һәм андагы катлаулы көнкүрешләрен бераз булса да җиңеләйтер. Кызлар барысын да бик матур итеп, иҗади формада тәкъдим итте. Индираның ике абыйсы, Диляраның икетуган абыйсы СВОда, шуңа күрә аларга бу тема икеләтә якын. Өченче бирем булган иҗади номер бәйгенең иң матур өлеше булды. Җәмилә булышу төркеме белән халык уены белән бәйләп, кызыклы бию күрсәтте, Алинаның “Зөләйха күзләрен ача” фильмыннан “Өмет йолдызы” җырын башкаруы таң кал-дырды, Эльвира ярдәмчесе Карина Закирова белән “Туган як” җырын бик матур башкарды, Уразавыл техникумы студенткасы Эльнара курсташ егетләре ярдәмендә җыр-биюле оригиналь чыгыш әзерләгән иде, Индира “Ялгыз ана” җырын күңел түрләренә үтеп керерди итеп башкарды, бу сүзнең туры мәгънәсендә сәхнәдә үсүче Камиләнең дә татар биюе кайнар алкышларга күмелде, Диляра шулай ук булышучы кызчыклар белән типтерде сәхнәдә. “Хуҗабикә” конкурсында кызларыбыз аш-суга уңганлыкларын исбатлады – өчпочмаклар, пәрәмәчләр, кыстыбыйлар, төрле эчлекле бәлешләр, гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, күптермә, кәкәш, катлама, пончик – нәрсә генәме пешереп китермәгәннәр. Барысы да матур һәм телеңне йотарлык тәмле, шулай ук татар милли кухнясының, аерым ризыкларның тарихы, гаилә традицияләре белән дә таныштырдылар, видеопрезентацияләр дә әзерләгән иделәр. Кыскасы, татар кызларының милләтебезгә хас булган уңганлыгын, кунак­чыллыгын исбатладылар.

Ә барлык ризыклар, гадәттәгечә, Му­линодагы госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә озатыласы булса да, анда карантин булу сәбәпле, бу юлы бала­лар приютына тапшырылды.

Соңгы бирем – дефиле шулай ук ис­киткеч матур булды. Болай да зифа буйларын тагы да ассызыклый төшкән озын күлмәкләрдән, калфак, күкрәкчә, сумка ише милли атрибутика да кушып киенгән кызларыбызның татар җыры астына матур йөрешләре искиткеч күренеш булды, һәрбересен бүген поди­умга чыгарырга була! Бу матурлыкны ал­дан әзерләп, конкурс башланыр алдын­нан репетицияләр уздырган мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт.

Конкурс барышында һәм жюри нәтиҗәләр ясаганчы үзешчән артистлар Азат һәм Наилә Жиһаншиннар, Марат Хөсәенов, хәзерге вакытта Түбән Нов­город уку йортларында белем алучы, автономия эшчәнлегендә актив кат­нашучы Зур Рбишча кызлары Карина Закирова белән Эльнара Садекова матур музыкаль чыгышлары белән шатландырды. Конкурсанткаларыбыз экспромт рәвештә “Туган як” һәм “Ту­ган тел” җырларын башкарды.

Ниһаять, жюри эшен тәмамлап, бүләкләү мизгеле килеп җитте, алып баручылар катнашучы кызларны һәм жюри әгъзаларын чакырды сәхнәгә.

Гөлнара Нәвретдинова кызлар җыйган балларны игълан итте, ә Гөлнара Мусина кайбер аңлатмалар бирде. Өлкә “Ак калфак” оешмсы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина белән Гөлнара Абдуллина катнашучы кызларга, аларны әзерләгән җитәкчеләренә, булышу төркемнәренә, мәдәният йорты коллективына рәхмәт белдерделәр. Нәтиҗәләрне игълан итәр алдыннан кызларга матур гөлләмәләр тапшырылды, аларны кайгыртырга, һәрвакыттагыча, кочкопожарлы эшмәкәр Фаил Хамзин финанс ярдәм күрсәтте. Эльвира Салимжанова “Иң тыйнак кыз”, Алина Илькаева “Иң уңган кыз”, Эльнара Хамзинова “Иң сәләтле кыз”, Индира Измайлова “Иң ягымлы кыз”, Диляра Салимжанова “Иң зирәк кыз” номинацияләрендә җиңүче дип табылды, “Тамашачы симпатиясе призы”на иң яшь кат- нашучы Камилә Жалилова лаек булды, ә “НижгарСылу-2025” исеме иң күп баллар җыеп, җиңү яулаган Җәмилә Жамалетдиновага бирелде.

Һәр катнашучыга автономия һәм конгресс исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, Җәмиләгә Зилә ханым белән Гөлнара ханым матур милли камзол да бүләк итте, ә “Ак калфак” оешмасының символик бүләге – ак калфакны аңа үткән елгы конкурс җиңүчесе Ләйсән Камалетдинова кидерде. Зилә Ардинатовна мәдәният йортына да бүләк тапшырды. Эльнара Хамзинова язмышын туган авылы белән бәйли икән, тиздән никахы һәм яшь кәләшне булачак тормыш иптәше матур гөлләмә белән котлады, ә Гөлнара Рафековна яшьләргә бәхет теләп, конгресс исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Тулаем алганда, чара бик матур, зур оешканлык белән узды. Кызларның әзерлеге югары иде. Иң мөһиме – конкурс аша татар телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләнә, кызыксыну булдырыла. Шәһәрдә туып-үскән, татарчалары да ташка үлчим генә бул­ган Эльвира белән Алинаның катнашуы үзе бер горурлык һәм зур җиңү. Бу көнне сәхнәгә чыккан һәр кызны җиңүче дип саныйм, чөнки ул бер дә җиңел эш түгел, дулкынлану да, каушап калу да бар, ә алар үзләрендә моны җиңәргә көч тапты. Әзерләгән җитәкчеләренә, булышу төркемнәренә дә зур рәхмәт. Әлбәттә, оештыручыларга рәхмәтнең олысы.

Киләсе очрашуыбыз апрель аенда традицион рәвештә Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырылучы өлкә татар хатын-кызлар сходында һәм “Нижгарбикә” конкурсында булыр.

Ә “НижгарСылу” конкурсын 2026 елда кабат Сафаҗай каршы алыр.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар САДЕКОВ фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*