Белгәнебезчә, 2022 ел – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Мирасыбыз турында истә тоту мөһим, чөнки Россия — бик күп милләтле ил.Һәр милләтнең үзенең сәнгате, гореф-гадәтләре бар.
Күп кенә төбәкләрнең халык кәсепләре бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле, ә күбесе – Россиянең символлары. Шул уңайдан Мөслим районы Метрәй авылы китапханәсендә “Матурлыкны күрергә өйрәнәбез!” исемле информация сәгате узды. Бу чарада укучылар татар халкының мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре белән якыннан таныштылар. Укучылар, тәкъдим ителгән материалларны кызыксынып карадылар һәм тыңладылар, әңгәмәдә актив катнаштылар.