tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчәләй авылында зират өмәсе узды
Мәчәләй авылында зират өмәсе узды

Мәчәләй авылында зират өмәсе узды

3 ноябрьдә Мәчәләй авылының 1-нче бригада мәчетенең зиратын чистарту өмәсе узды.

Иртән иртүк, кышкы һава торышына карамастан, күп авылдашлар бу изге эштә катнашырга җыелдылар. Көн дәвамында 40лап кеше – абзыйлар, егетләр, малайлар, апалар — чистарту, чабу, агач кисү, коры үләннәрне җыю һәм ботакларны чыгаруда булыштылар. Зират эстен бергәләшеп чистартылар. Эш тәмамлангач, катнашучылар тәмле пылау ашап, бер чынаяк чәй белән сыйландылар.

Имам Сәйфулла хәзрәт Бәхтиев катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен белдерә.  Аллаһы Тәгалә бу изге эшегезне сәдакадан кабул итсен һәм әҗер-савапларын насыйп итсен.

Аерым зур рәхмәт — самосвал һәм погрузчик бирүче Ренат Зәйнуллович Искәндәровка. Техникадан башка шулай тиз генә эшләп бетереп булмас иде.

Бергәләшеп башкарган эшләр шәп бара. Киләчәктә дә бергә булыйк, якташлар!

Зөлфия БУЛАТОВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*