tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчәләйдә Мәүлид уку бәйрәме үтте
Мәчәләйдә Мәүлид уку бәйрәме үтте

Мәчәләйдә Мәүлид уку бәйрәме үтте

14 сентябрьдә Мәчәләй авылының 181 мәхаллә мәчетендә Мәүлид уку бәйрәме уздырылды.

3-4 бригад халкы һәм кунаклар мәчеттә җыелып, салаватлар әйтеп, Мөхаммәд пәйгамбәрне искә алып, аның тормышы турында сөйләшеп, матур итеп шигыйрьләр, Коръән сүрәләре укып һәм догалар кылып утырдылар.

Укыган Коръән сүрәләре бабай-әбиләребезнең, вафат булган туганнарыбызның, дусларыбызның, Пәйгамбәребезнең, гомумән — халкыбыздан дога өмет итүчеләрнең рухына багышланды.  «Урыннары җәннәттә, рухлары шат булсын», – дип сорадылар.

Шулай ук дога кылганда: «Барча садакаларны Аллаһы Тәгалә кабул итеп, нинди ният белән бирелгән булсалар, шул ниятләре кабул булсын. Халкыбызга исәнлек-саулык, дөньяларыбызга тынычлык кайтып, шатлыклы тормыш насыйп булсын.  Балаларыбыз телебезне-динебезне дәвам итүчеләр булсыннар», – дип Раббыбыздан сорадылар. Теләкләрне Ходай Тәгалә кабул итсен иде!..

Шунысы куанычлы: укыган Мәүлидне килә алмаган авыл халкы да микрофоннар аша ишетеп тордылар.

Шушы бәхетләр – авылыбызда татар телебездә Мәүлидләр яңгыравы, намазлар укылуы – дәвам ителсен иде. Мәчәләебез озын гомерле булсын, йортлар кешеләр белән тулсын, балалар тавышы чыксын, картларыбызга кадердә булып, халкыбызга бәхетле-шатлыклы тормышлар насыйп булсын иде! Киләчәктә дә Мәүлидләргә жыелырга насыйп булсын иде!

Чыганак: samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*