Яңа Малыклы район үзәгенең “Нур” мәчете мөселман кардәшләребезне бергә туплап тора.
Олы юл өстендә урнашкан “Нур” мәчетендә көн саен биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый, җәмәгать белән бергә ифтар, Корбан мәҗлесләре үткәрелә, дин сабаклары укытыла.
Мәчеттә Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гөлчәчәк ханым һәм Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге мөгаллимәсе Эльмира ханым белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга районның барлык авылларыннан да мәчеткә йөрүче мөслимәләр чакырылган иде. Кичәдә иң беренче сүз намаз, зәкят, хәләл һәм хәрәм турында барды.
Өйлә намазын укыганнан соң, очрашуда катнашучылар хәләл ризыклар белән сыйландылар.
Ринат САЙФУТДИНОВ,
татар автономиясенең Яңа Малыклы район советы рәисе.
Чыганак: emet73.ru