tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак
Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

Мәчет каршындагы курслар, мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

2024нче елның 30-31нче октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – “Россия мөселманнарының төп асылы буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр”. Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

Форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр һәм вәкилләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегацияләрнең килеп катнашуы көтелә.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а йорт) сәг. 10.00-дә башланачак. Әлеге чарада катнашучылар ислам мәгарифе белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне мәчет каршындагы курсларга багышланачак, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*