Беренче итеп җирле имам Илдус хәзрәт Биктимеров сүз тотты, Коръән укыды һәм бу изге гамәлне тормышка ашырырга булышкан бәндәләрнең саваплы эшләре Аллаһы Раббыбыз ризалыгы өчен булсын, диде. Юл уңаеннан ул үзенең борчуын да белдереп узды. “Мәчеткә йөрүчеләр саны кискен кимеде, күп очракта мин үзем азанчы да, мулла да һәм рухи җәмәгатьчелек тә булып торам, кешеләр дөньялыкны сөя башлады, халык шәһәрне сайлый. Шул сәбәпле куркыныч уйлар туа, чөнки якын киләчәктә авылыбызда һәйкәлләрнең генә басып калуы ихтимал. Миңа калса, туган нигезебезнең киләчәген комплекслы рәвештә кайгыртасы иде”, – дигән мөрәҗәгать белән чыкты Илдус хәзрәт һәм аннары аның җитәкчелегендә җыелган халык бергәләшеп тәкбир әйтте.
Өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Хөсәинов бик эчтәлекле чыгыш ясады, Корбан бәйрәме белән тәбрик итте һәм шул рәвешле төбәгебезнең баш имамы Гаяз хәзрәт Закировның да ялкынлы сәламнәрен, кайнар котлауларын ирештерде, мәчеткә йөрергә чакырды, динебезнең өстенлекләренә тукталып үтте. “Элекке авыр заманда да, совет чорында да газиз халкыбыз күпләп балалар тәрбияләп үстергән һәм шул ук вакытта динебезгә дә туг-ры калырга мөмкинлек тапкан. Ә бүген без, кызганычка, күбрәк үзебез турында гына уйлыйбыз – матди байлыкка өстенлек бирәбез, рухи кыйммәтләрне онытып куябыз”, – дип ассызыклады Мансур хәзрәт.
Узган елда төбәгебездә беренчеләрдән булып Красный Островта авылның элеккеге бишенче мәчете урынына хәтер ташы куйганнары турында язып чыккан идек (ТЯ. 2019 ел. № 34). Быел 2 августта краснайлылар борынгы, өченче Җәмигъ мәчете урынында шундый ук хәтер ташы ачтылар, шул рәвешле әлеге Аллаһы йортында имам булып эшләгән авылдаш дин әһелләренең исемнәрен дә мәңгеләштереп куйдылар. Ә иң мөһиме – алар шулай үзләренең тарихларын барлыйлар, буыннар бәйләнешен булдыралар, киләчәк буында хак динебезгә кадер-хөрмәт уяталар.
Бу игелекле гамәлгә корылган тантананы шушы идеянең авторы Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов ачып җибәрде һәм алып барды, әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга килгән авылдашларына һәм дә Россия белән өлкә Диния нәзарәте вәкилләренә олы рәхмәтләрен белдерде.
Рамил Мансур улы Хафизовка туган нигезләрен төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтеп килгәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. “Бердәмлектә көч” дигән гыйбрәтле әйтемне барыбыз да яхшы белә. Аны һәр җәмгый эшебезнең девизы итеп алганга һәм бу гыйбарәгә тугры калганга гына без бергәләшеп авылыбыз өчен бик зур һәм мөһим эшләр башкардык. Өлкә программасы кысаларында клубны яңарттык, сугыш батырлары истәлегенә торгызылган һәйкәлне тазарттык, төп урамнарга асфальт салдык, балалар мәйданчыгы булдырдык. Әйтергә кирәк, авылда комфортлы яшәү шартлары тудыру максатыннан чыгып, бу өлкәдә үз көчебез белән дә шактый эшләр башкарыла. Мәсәлән, менә бу Ленин урамы яхшы якка нык үзгәрде – кыргый үсемлекләрне чистартып, әлеге төштә булган “Пырт” һәм аз гына ерактарак “аюк” коеларын нигездән сафка бастырдык һәм менә якында гына булган күлне дә халык файдасына кулланышка тапшырырга күп кала бармый инде”, – дип сөйләде авыл башлыгы һәм бу эшләрдә иң актив булганнарның исем-фамилияләрен атап узды.
Краснайлыларның бер горурланырлык уллары булган, техник фәннәр буенча докторлык диссертациясен яклаучы Рамил Нәҗметдинов саф татар телендә бик чиста сөйләде, безнең тирә-якта Краснайда булган беренче таш мәктәбе бинасын да шул килеш тарихка кертеп калдырырга киңәш итте. Аның фикеренчә, ул да мәчетләр кебек үк халыкка белем бирү чыганагы булып торган.
Краснайлы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафик Әнвәр улы Фаттахетдинов авылдашларын җылы сәламләп, аларга мөфти шәех Равил Гайнетдинның шул вакыйга һәм дә Корбан бәйрәме уңаеннан котлау-теләкләрен җиткерде һәм бүгенгедәй игелекле гамәлләрне тормышка ашыруда актив катнашкан Әмир Мөхәммәтҗанов белән Рамил Нәҗметдиновны Россия Мөфтиләр Шурасы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу хәтер ташы нәкъ Әмир әфәнде хисабыннан бастырылган.
Россия Диния нәзарәтенең протоколлар бүлеге җитәкчесе Динар Гайнетдинов әлеге урында моннан йөз еллар элек баскан мәчетнең тарихы, аның имамнары белән кыскача гына таныштырып үтте. “Кызганычка, шунда баскан Аллаһы йортының бүгенгә төгәл төзелеш вакыты билгеле түгел, әмма ләкин 1850 елларда Красный Островта өч мәчет, шул исәптә әлеге мәчетнең дә барлыгы документаль расланган. Ул чакта бу мәчетнең мәхәлләсен 400 ир-ат һәм 450 хатын-кыз тәшкил иткән. 1863 елда ул үзгәртеп корыла һәм биредә мулла булып торган Сәйфетдин хәзрәтне дүрт елдан соң Фаттахетдин хәзрәт Әхтәмов алыштыра. Ул төрле мәдрәсәләрдә 14 ел дәвамында укып кайткан югары дин белгече була. Аның каршында азанчы вазифасын ун елга якын кече туганы Әдиәтулла башкара. Ә 1885 елда Фаттахетдин хәзрәткә алмашка имам булып аның өлкән улы Арифулла килә. Яңа имам-хатыйб җитәкчелегендә әлеге өченче мәчет 1890 елда тагын бер тапкыр үзгәртеп корыла. 1900 елда Фаттахетдин хәзрәтнең улы Халилулла биредә имам итеп билгеләнә, ә 1916 елда мулла дип Ходҗатулла хәзрәт Арифуллов күрсәтелгән.
Шулай ук берничә ел рәттән биредә мулла белән азанчы вазифаларын 1929 елда вафат булган Арифулла имамның бертуганы Мәсүм хәзрәт Фаттахетдинов та башкарган. Кулга төшерүдән куркып, шул ук елда үз вазифаларыннан Халилулла мулла да баш тарта. Өченче мәчет һәм шушында гына булган имам йорты совет чорында мәктәп биналары итеп кулланыла, ә Бөек Ватан сугышы елларында сүтелеп, алар бөтенләй юкка чыга. Димәк, бүген бу өлкәдә без берникадәр дөреслек урнаштырабыз кебек”, – дип сөйләде Динар Равил улы.
Тагын шуны да әйтеп үтәсе килә, Красный Остров авылы турында тиздән ипле генә китап та дөнья күрәчәк икән. Шул максатка төрле архивлардан меңләгән тарихи документ күчермәләре сатып алынган. Бу китап өстендә Ләйлә Арифуллова белән Гомәр Баутдинов эзлекле рәвештә эшлиләр. Димәк, уникаль архив мәгълүматлары аркасында Краснай авылының төгәл тарихын чагылдырган бу китап безнең “Туган як” редакциясе киштәсендә дә үзенең лаеклы урынын табар, дип ышанабыз.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ .
Автор фотолары.
“Туган як” газетасы