«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVII форумында Тубыл эшмәкәре, төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Алтыев да катнашты. Якташыбыз бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнә. Илдар Пәтретдин улына котлауларыбызны юллыйбыз. Милләт җанлы, тырыш, җаваплы җитәкче узган чара турында үзенең кичерешләре белән уртаклашты: «Форумда илебезнең төрле өлкәләрендә яшәүче һәм 13 чит илдән, барлыгы 400гә якын татар эшмәкәрләре катнашты. Төмән өлкәсеннән дә делегатлар булды. Форум программасы бик тыгыз, бай иде.
Делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул узып барган елдагы төп чаралар турында сөйләде. Чыгышлар эчтәлекле, монда катнашучы эшмәкәрләр өчен кызыклы булды. Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чыгышын тыңладык, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның, эшмәкәрләрнең чыгышлары да игътибарга лаек булды.
Татарстанның Менделеевск районында булдык. Монда без зур оешмаларны, төрле объектларны, эш алымнарын, халкыбызның тормышын, хезмәтен күрдек. Безне кызыксындыра алырлык кызыклы проектлар игътибарга лаек булды.
Форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы узды. Узып барган елга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә яңа планнар билгеләнде. Мондый зур вакыйгаларда катнашып кайтканыма шатмын. Аннары хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклашу урынлы, безнең өчен кирәкле булды. Төмәннән җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәдшин сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы безне җыеп, җылы, югары дәрәҗәдә каршы алганнарына рәхмәтлебез. Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итеп эшләргә, яшәргә язсын», – диде.
Халкыбызның мәдәниятен, телен саклауда ярдәм күрсәткән Тубылның «МегаСтрой» оешмасының тырыш җитәкчесе Илдар Алтыевка яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез. Бу бүләк алга таба да яңа үрләр яуларга этәргеч булсын.
Тагын да форумда милләтебез өчен башкарган күркәм эшләрен искә алып «Ягодград» җәмгыяте генераль директоры Илгиз Гобәйдуллин һәм «Йорт» җәмгыяте генераль директоры Риат Фәйзуллин Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Котлыйбыз!
Чыганак: yanarish72.ru