Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды традицион ифтар мәҗлесен уздырды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Шулай ук дин әһелләре, мәдәният эшлеклеләре һәм ерак һәм якын чит илләрдән килгән консуллар чакырылган иде.
Данис Шакиров үз чыгышында Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге фондның татар дөньясындагы әһәмиятен билгеләп үтте. Ул фонд җитәкчесенә дини-милли традицияләрне хөрмәт итүе, башкарган эшләре һәм ифтар оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге чрада чит ил дипломатларының катнашуы да татар мәдәниятенең халыкара мәйдандагы дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.