tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәдәниятләр ка­лейдоскобы” фестивале узды
“Мәдәниятләр ка­лейдоскобы” фестивале узды

“Мәдәниятләр ка­лейдоскобы” фестивале узды

Кытайга барып булса да белем ал, дигән борынгылар. Бүген аң-белем алырга ерак Кытайга барып йөрисе юк, мөмкинлекләр үзебездә җитәрлек. Киресенчә, Татарстанга дөньяның төрле кыйтгаларыннан килеп гыйлем үзләштерәләр.

  21 февраль – Халыкара  туган тел көне  уңаеннан  районыбызга  инде  алтынчы ел рәттән Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы чит ил студентлары һәм республика районнарыннан  укучы-мөгаллимнәр “Мәдәниятләр ка­лейдоскобы” фестиваленә  җый­на­ла. Төрле милләтләр бердәмлеге, халыкара дуслык тантана иткән республикакүләм чара быел 11 февральдә Саба урта мәктәбе  базасында узып, ул Казахстан, Иран, Үзбәкстан, Кытай, Төркмәнстан, Әзер­­бәйҗан, Эквадор, Япония, Көнь­як  Корея, Уганда, Ливан, Мали, Мисыр, Замбия, Төркия илләреннән килгән  90нан артык  студентны һәм Татарстанның 14 районыннан,  районыбыз мәктәпләреннән  укучыларны берләштерде.  Фестивальдә  быел беренче  тапкыр Казахстан, Иран, Кытай Халык Республикасы, Тө­ркмәнстан, Үзбәкстан һәм башка республикаларның Казандагы генераль консуллары катнашуы да  аның географиясе тагын да киңәюен һәм  нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген  ассызыклый иде.

Фестиваль кунакларын муни­ципаль  район башлыгы Рәис Миң­неханов сәламләп, һәркемне дә иң беренче туган теле белән горурланырга һәм аны саклауда үз өлешен кертергә чакырды.

 “Без  елдан-ел фестивальне уздыруда   камиллеккә ом­тылабыз.  Аны оештыручыларга һәм катнашучыларга  рәхмәтемне бел­дерәм.   Кичә генә Россиядә дипломатлар көне билгеләп үтелде, шул уңайдан  быел Казандагы төрле илләрнең консулларын  да бирегә чакырдык. Авыл районында әлеге зур чара оештырылуы безнең өчен зур мәртәбә. Бүгенге очрашуыбыз эшлекле һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам”, – диде район башлыгы.

КФУның Филология һәм мәдәниятара баг­ланышлар институты директо­ры Рә­диф Җамалетдинов та әһә­миятле, үзенчәлекле чараны ал­тынчы ел рәттән  лаеклы  уздырган районыбыз җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.

“Бүген КФУда белем алган  50 мең студентның 10 меңнән артыгын  дөньяның төрле илләреннән булган студентлар тәшкил итә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлыгы 5500 студент укый, шуның 1600е  – егерме чит  илдән килгән студентлар.  Без кунакчыл Саба төбәгенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мин һәркемне  иң беренче чиратта туган телен белергә, аннары гына  башка милләтләрнең телен, мәдәниятен өйрәнүгә чакырыр идем”, – диде үзенең чыгышында Рәдиф Рифкать улы.

Әлеге фестиваль җанлы, тере аралашу аша күп кенә милләтләрнең  гореф-гадәтләре, мәдәнияте, йолалары  бе­лән танышу мөмкинлеге тудырды.  Сәхнәдә дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән студентларның һәм районыбызның сәнгать осталарының  матур чыгышлары бергә  аралашып, чын мәгънәсендә туганлык, дус­лык  тантана итте. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы  вазифаларын башкаручы  Цао Лунцюань да үзенең әлеге чарада катнаша алуына ифрат шат булуын билгеләп үтте.

“Әлеге фестивальдә мин Кытайдан килгән студентларның күп булуына игътибар иттем . Кытай теленең иң катлаулысы икәнлеге билгеле. Әмма мин фойеда Саба укучыларының кытай телен яхшы үзләштерүләрен күреп бик сөендем”, – диде чит ил кунагы.

Фестивальдә катнашучылар Балалар иҗат үзәге коллективы оештырган иҗат остаханәләрендә булдылар,  районыбыз укытучылары һәм укучылары белән берлектә  төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, мә­дәниятләрен  чагылдырган  җыр-биюле уеннарда катнаштылар.   Чит ил студентларының  үз илләре, туган телләре, үзенчәлекләре, милли төсмерләрен чагылдырган   мастер­-класслар  да бик кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Казахларның  мил­ли бизәкләренең серләре, Япо­ниядәге мәктәп тормышы, Кытай каллиграфиясе, кояшлы Үзбәкстан, олы йөрәкле бәләкәй генә Ливан дәүләте,   мультимәдәни яктан танылган  Эквадор һәм башка бик күп төрле милли үзенчәлекләр белән танышырга мөмкин булды.

“Мин әлеге фестивальгә икенче тапкыр киләм.  Узган ел милли ризыкларыбыз булган  пишме һәм гатламаны бик яратып кабул иттеләр, быел да аларны бик теләп пешереп алып килдем. Төрекмән белән татар телләре охшаш булмаса да,  безне иң беренче уртак динебез берләштерә. Татарстан, аеруча  Казан шәһәре бик  ошый. Башкаланың  истәлекле урыннары белән танышып чыктык.  Без Казанда  Төркмәнстаннан 1000нән артык  студент белем алабыз”, – дип сөйләде  мастер-класста  үзләренең милли ризыклары  һәм милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырган  Айлар Ишанова.

Төрекмән кы­зы тагын мондый фестивальдә катнашу мөмкинлеге булса, бик теләп киләчәген дә җиткерде. Көнбатыш Африканың Мали республикасыннан  килгән  Марико Мөхәммәт Ламин да әлеге чарада өченче  тапкыр катнаша. Инде үзе КФУны тәмамлап , бүген өлкән укытучы буларак студентларга немец һәм француз  теленнән белем бирә.  Казанда сигез ел яшәгән Мөхәммәт  рус телендә иркен аралаша.

“Безне Татарстанга уртак булган динебез тартып китерде. Казандагы мәчетләргә йөрибез, алар искиткеч матур.   Миңа татарларның милли ри­зыклары бик ошый. Бездә нигездә дөге һәм тавык итеннән әзерләнгән  ризыкларга өстенлек бирәләр.  Мин биредә  өлешне  бик яратам”, – ди Мөхәммәт. Төньяк  Африканың  Уганда Республикасыннан килгән Мосес Нсубуга үткәргән мастер-класста  Сабаның  “Балачак” балалар бакчасына йөрүче  нәниләр   инглиз телендә  аралаштылар. “КФУда студентларга инглиз теленнән укытам, әлегә рус телем аксый, киләсе елларга камилләшергә сүз бирәм”, – ди Нсугуба.

Дөньяның төрле почмакларыннан җыйналып, төрле милләт кешеләре булсалар да,  бу көнне  Саба белән  күп илләрнең дуслык күпере сузылды.  Чит телләрне өйрәнергә сә­ләтле укучыларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатында оештырылган чара һәркем өчен туган телнең кадерен, шул ук вакытта  телләр белүнең кыйммәтен  тагын бер кат искәртте.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*