tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Тыныч кына сөйли алмыйм, күзләр яшьләнә»
Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Тыныч кына сөйли алмыйм, күзләр яшьләнә»

Мәдинә Мөхәммәтҗанова: «Тыныч кына сөйли алмыйм, күзләр яшьләнә»

39 комплекс ТОС рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова СВО зонасындагы хәрбиләргә тагын 20 кг чәкчәк ясап җибәрде. Бөтенесен исәпкә алсаң, 200 кг-га тула.

«Махсус хәрби операция зонасына барысы бергә 200 кг чәкчәк пешереп озаттык. Без – берничә битараф булмаган ханымнар белән бергә «Мәдинә һәм аның командасы» дип исемләнгән түгәрәк оештырдык та, кичләрен чәкчәк пешерәбез. Һәм, беләсезме, бер кеше дә авырсынмый, киресенчә, барысы да бик теләп бу эшкә алына. Барысы да егетләребез өчен, барысы да Җиңү өчен! Боларны тыныч кына да сөйли алмыйм – тамагыма төер тыгыла, ирексездән елыйсы килә… Шәһәребездә битараф булмаган, СВОдагы егетләребез өчен янып торган кешеләрнең күп булуы сөендерә. Без чәкчәк пешергәндә дә изге теләкләребезне әйтә-әйтә, тизрәк тынычлык урнашсын, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дип теләп эшлибез», – ди Мәдинә Якубовна.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*