Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Әлеге чарада күпләгән татар зыялылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, дин әһелләре, җурналистлар катнашты. Алар Мәскәү, Казан, Ульяновск, Самара төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан килгән иде.
Конференция Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Бу милли агарту чарасы Бөтендөнья татар конгрессы, Чүпрәле районы хакимияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Вәлиулла Хәсәновның оныгы – Рима Гомәр кызы Сафиуллова һәм аның нәсел дәвамчылары тарафыннан оештырылды. Оештыру комитетын безнең мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт җитәкләде.
Бу көнне 13-нче июльдә Вәлиулла Хәсәновның тууына 141 ел тулды. Вәлиулла Хәсәнов (1883 – ?) – Чүпрәле төбәге өчен күренекле шәхес һәм Яңа Ишле халкына дини гыйлем җиткергән, авыл халкын әйдәт торган зат. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм аның күмелгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел.
Бу җыенда катнашучыларны авыл халкы, җыр-биюләр, тәм-том белән Вәлиулла Хәсәновның нигезендә каршы алдылар. Аннан соң катнашучылар авыл зиратына юл алдылар. Анда кергәнче Ильяс хәзрәт һәм Рөстәм хәзрәт каберләрне зиярат итү тәртибен аңлатттылар. Ильяс хәзрәт бу чара өчен авыл халкына бүләк итеп зират тәртибен аңлата торган махсус баннер да ясап кайткан иде. Катнашучылар Яңа Ишле авылы зиратында танылган шәхесләрнең, аерым алганда Җиһангәрәй һәм Габделкаюм хәзрәтләрнең, Вәлиулла Хәсәнов гаиләсеннән булган әрвахларның каберләрен зиярәт итте һәм дога кылды.
Аннан соң халык “Вәлиулла чишмәсе”ндә булды, аның татлы суынннан, авыз итте. Татарстанның халык артисты Миңгол ага чишмә янын үзенең мөнәҗәтләре белән зурлады.Өйлә намазы җиткәнен искәртеп азан яңгырады һәм чарада катнашучылар авыл мәчетендә намаз укыдылар, ил-көннәргә бәрәкәт теләп дога кылдылар.
Фәнни конференциядә Чүпрәле районы хакимияте башлыгы исә Яңа Ишле авылы һәм Тау ягы (Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше) тарихын өйрәнү белән беррәттән, дини мирасны өйрәнү һәм саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне колачлады. Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең Чүпрәле төбәгендә ике мәртәбә булып, әнисе ягыннан булган ата-бабаларының, әбиләренең каберләрен зиярәт иткән. Ильяс хәзрәт Чүпрәле районында булган бу урыннарга истәлек билгеләре кую тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, тумышы белән Чүпрәле районыннан булган дин әһелләренең, шул исәптән Шәйхелислам Хәмидинең кабер ташын торгызу һәм исемнәрен кайтару буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләп узды.
Әлеге фәнни очрашуда Ислам диненең, дин әһелләренең татар тормышындагы роле турында танылган галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар, Данил ага Салихов, Ләбиб ага Лерон сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин җыенны Васил Шәйхразыев тарафыннан сәламләде һәм Конгресс бүләкләрен тапшырды.
Гаиләдә милләт тәрбиясе зарурлыгы турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Раиль Шәмсетдинев чыгыш ясады. Ул шулай ук үзенең Рәхмәт хатларын да тапшырды. Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин зиярәт кылу тәртипләре хакында чыгыш ясады һәм Вәлиулла Хәсәнов укуларында катнашучылар белән бергәләп дога кылды. Яңа һәм Иске Ишле авыларыннан чыккан күренекле шәхесләр белән “Өмет” газетасы җаваплы сәркәтибе Рузия Хәлимова бәян итте. Аның үзенең нәсел тамырлары да бу авыллар белән бәйле.
Бу чарада шулай ук Римма ханым Вәлиулла Хәсәновның тагын бер буын дәвамчысы эшмәкәр Ильяс Вәлиуллин белән таныштырды. Ул Римма ханымның туганнан туган энесе һәм киләчәктә бу чараны даими оештыру белән шөгелләнергә исәп тота.
Конференциядән соң кунакларны 300 кешегә әзерләнгән Корбан ашы табыны көтә иде. Мәҗлес мөнәҗәтләр, иң уңган гаиләләрне тәбрикләү белән үрелеп барды.