Мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре татарча диктант яздылар. Алар дөньякүләм уздырылучы татарча диктант язып белемнәрне сынау акциясенә кушылды
Мәдрәсәнең лекцияләр залында, татар телендә дөрес итеп язу дәрәҗәсен тикшерү буенча, дөньякүләм уздырылучы татарча диктант язып белемнәрне сынау акциясе уздырылды. Мәдрәсәдән бу акциядә уку йорты мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөгаллимнәр, уку йорты хезмәткәрләре һәм шәкертләр катнашты.
Аңа кадәр мәдрәсә, диктант уздыру мәйданчыгы сыйфатында, татарча диктантның махсус сайтында теркәү узды. Аннан диктант тексты һәм язу бланклары килде.
Чара алдынннан мәдрәсә җитәкчесе катнашучыларга хәер-фатыйха бирде, татарча диктант язып белемнәрне тикшерү милли бердәмлегебезне, телебезгә мәхәббәтне белгертүче дөньякүләм акция икәнлеген ассысызыклап үтте. Аннан соң ул бүген Шәриф Камалның “Матур туганда” әсәреннән өзек язачакбыз дип игълан итте. Атаклы татар әдибе турында шәкертләрнең хәбәрдармы икәнен тикшерде, аның тормышы турында бераз сөйләп китте, диктантта очраячак авыр сүзләрнең мәгънәләрен төшендереп бирде. Бу сүзләрне көндәлектә дә, вәгазьләр сөйләгәндә дә кулланырга чакырды.
Татарча диктант текстын Ильяс хәзрәт үзе укыды. Уку йортына шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, аларның татар телен белү дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, барысы да бу эшне игътибар белән, илһамланып башкарды. Диктант беткәч тә алар хәзрәткә төрле сораулар бирделәр.
Өйлә намазына кадәрле язылган диктантлар тикшерелеп тә алынды. Хәзрәт өйлә намазыннан соң аларның нәтиҗәләрен игълан итте, кыен сүзләрне шәрехләп чыкты. Диктантны иң яхшы язучылар арасында – Екатеринбург шәһәреннән килгән Өлфәт абый. Ул татар әдәбиятен яхшы белүче һәм сөюче шәхес. Шулай ук диктантны беренче курс шәкертләре Фәнзил һәм Булат бик яхшы язганнар. Алар Татарстаннан һәм мәдрәсәгә татар мәктәпләрен бетереп килгәннәр – белемнәре камил дәрәҗәдә. Өченче курс шәкерте Нәфис татарча диктантны инде өченче мәртәбә мәдрәсәдә яза. Ул татар әдәбиятен даими укый, уку йортыбыз китапханәсендә эшли. Үзе укырга Киров өлкәсе Малмыж районыннан килде. Мәктәпне рус телендә бетергән булса да татар теленнән белеме камил.
Әйтергә кирәк, мәдрәсәбездә барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Шулай итеп уку йорты «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелеп, үзенең татар теллелеген тагын бер кат раслады.